Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Мәкерле авыру корбанына әверелмәскә

1 декабрьдә СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде.

Авыру нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, аннан ничек сакланырга? Табиб-инфекционист Эльмира Ярмушева белән әңгәмәбез шул хакта:

– СПИД – кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) китереп чыгаручы авыр йогышлы авыру, ул күзәнәк иммунитеты систе­ма­сының тирән зарарлануында, көчәя торган йогышлы авырулар һәм яман шешнең үсешендә чагыла.

– Чистайлылар арасында ВИЧ-инфекцияле кешеләр күпме?

– Ноябрь башына шәһәр һәм районның 155 кешесе исәптә торды (узган елның шул ук чорында – 149). Алардан 100 кеше вируска каршы терапия ала, шул исәптән өч бала.

ВИЧ-инфекциялеләрнең гомуми саныннан 8 чистайлы быел диспансер исәбенә алынды. Авырулар арасында төрле яшьтәге вәкилләр бар: иң кечкенә пациентка нибары бер яшь, иң өлкәненә – 45 яшь. 9 кеше исәптән төшерелде: дүртесе вафат булды, калганнары башка шәһәргә күченде. Борчу тудыра торган статистика!

– Бу мәкерле авырудан үзеңне ничек сакларга?

– Наркотиклар кулланмаска, бары тик лицензияле медицина клиникалары һәм косметология салоннарына гына йөрергә, очраклы җенси бәйләнештән сакланырга. Дөньяда ВИЧ-инфекция очракларының дүрттән өч өлеше сакланмаган җенси мөнәсәбәткә бәйле, өстәвенә, куркыныч авыруның корбанына әверелү өчен бер генә очрак та җитә.

Вирус бала тапканда, күкрәк сөте имезгәндә балага әнисенең зарарланган каны аша да эләгергә мөмкин. Наркотикларны стериль булмаган шприц белән кан тамырына керткәндә дә, косметик процедуралар үткәргәндә стериль булмаган кораллардан файдаланганда да авыру йоктырырга мөмкин.

ВИЧ – ул тере организм күзәнәкләре эчендә генә, иммун системаны зәгыйфьләндереп, үрчи ала торган микроорганизм. Бу инфекциягә акрынлап көчәя бару, озак вакыт бернинди билгеләре булмау, ә ахыр чиктә – үз иммунитетыңны юк итү (СПИД стадиясе) хас.

– Авыруны йоктырырга мөмкин булган хәлләргә юлыккан очракта нишләргә?

– Һичшиксез, үз-үзегезне битәр­ләмәгез. Иң яхшысы ВИЧка тестны узыгыз, бу диагностиканың бердәнбер ысулы. Үзегезне дә авыр уйлардан, кичерешләрдән арындырырсыз. Вакытында ачыклау һәм дәвалау вирусның үрчүен булдырмый калырга, сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә.

 ВИЧка канны үзәк район дәваха­нәсенең процедуралар кабинетында тапшырырга, шулай ук табиб-инфекционистка, шул исәптән аноним рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Республика СПИД-үзәгенең «ышаныч телефоны» (843) 238-40-70.

Курыкмаска кирәк

ВИЧ-инфекция кул кысу, үбешү, кочакланышу аша, кан суыручы бөҗәкләр тешләгәндә, ютәлләгәндә яки төчкергәндә, уртак савыт-саба, аш-су приборлары, сөлгеләр кулланганда күчми.

Сүз уңаеннан

Чистайда ВИЧ-инфекция белән авыруның беренче очрагы 2000 елда теркәлгән. Шул вакыттан бирле СПИДтан һәм оппортунистик инфекцияләрдән 50 кеше вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев