Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Куркыныч авыру – кызамык кире кайтты!

Татарстанда 20 ел эчендә беренче тапкыр кызамык авыруы теркәлде. Әлегә Яр Чаллыда балалар арасында ике очрак расланды, әмма авыру үтә йогышлы. Ул вакцинация ярдә­мен­дә бөтенләй юкка чыккан иде диярлек. Әмма соңгы вакытта әлеге йогышлы авыруның яңа чыганаклары турында хәбәрләр барлыкка килә башлады.

Авыру барлыкка килү турындагы беренче хәбәрләр Европадан килә башлады. Хәл шул дәрәҗәгә килеп җитте – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге йогышлы авыру эпидемиясе турында рәсми рәвештә игълан итте. 

Бу авыру Татарстанга да килеп җитте. Бу көннәрдә Яр Чаллы йогышлы авырулар дәваханәсенә кызамык белән ике кечкенә бала китерелгән: берсенә – 7 ай, икенчесенә – 1 яшь 8 ай, өстәвенә, сабыйларга кызамыкка каршы прививка ясалмаган булган. Авыручылар төрле гаиләдән һәм бер-берсе белән аралашмаганнар. Беренче очракта сабый вакцина ясала торган яшькә җитмәгән булса, икенче очракта сабыйның әнисе прививка ясатудан баш тарткан булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, балалар, мөгаен, кызамык алып кайткан яки аны яшерен формада кичергән яисә авырап терелгән кеше белән контактка кергән булганнар. Хәзер аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, әмма шушы ике очрак та табиблар тарафыннан гадәттән тыш хәл дип исәпләнә.

Күп очракта вирусның барлыкка килүен ата-аналарның үз балаларына прививка ясатудан баш тарту тенденциясе белән бәйлиләр. 

Шулай итеп, ата-аналар балалары­ның кызамык белән авырарга мөмкин булуына җаваплылыкны үз өсләренә алалар, бу авыру кайвакыт үлем белән дә тәмамланырга мөмкин. Авырулар белән мөнәсәбәттә булган кешеләрне прививка ясатырга медицина хезмәткәрләре мәҗбүр итә алмыйлар, аны ясатудан баш тарткан өчен җәза каралмаган.

– Барлык йогышлы авыруларны төп кисәтү чарасы – прививка ясату, әмма, кызганычка каршы, күпчелек Чистай әти-әниләре дә прививка ясатудан баш тарталар, – дип билгеләп үтте Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова. – Бүгенге көндә тулаем район буенча вакцинациядән 78 баш тарту очрагы бар, шуның 38е – кызамыктан. Ата-аналар прививкаларның бер генә түгел, ә берничә төреннән баш тарталар. Мондый карарга килүләрен чистайлылар төрлечә - дини карашлар яки сабыйның кече яшьтә булуы белән аңлаталар. Әлбәттә, без шундый гаиләләр белән эшлибез, комиссия җыябыз, анда олыларны чакырабыз, әңгәмәләр үткәрәбез, аның ни өчен мөһим булуын аңлатабыз. Кызганычка каршы, ата-аналар сабыйларының җитди авыру эләктерергә мөмкин булуы турында уйламыйлар.

Кызамык – кискен йогышлы авыру, ул ринит, отит, үпкә ялкынсынуы, энцефалит, менингит һәм башка өзлегүләр белән куркыныч. Авыру һава-тамчы юл белән сөйләшкән, йөткергән яки төчкергән вакытта күчә. Авыру өчен 100 процент диярлек бирешүчәнлек хас – прививка ясатмаган кешенең авыру йоктырган белән теләсә нинди бәйләнеше авыруга китерә.

Кызамыкны хәтта бинага кереп кенә дә йоктырырга мөмкин, әгәр берничә сәгать элек биредә авыру кеше булып киткән булса. Клиник билгеләре авыру йоктырганнан соң 1-2 атна үткәч барлыкка килә башлый. Авыру тән температурасының 39-40 градуска кадәр кинәт күтәрелүеннән башлана, лимфа төерләре зурая, өзек-өзек ютәл, томау, яктылыктан курку башлана, тәндә махсус кызамык тимгелләре барлыкка килә.

– Халыкның югары миграциясе сәбәпле, йогышлы авыру йоктыру куркынычы һәрвакыт бар, шул исәптән Чистайда да. Россия буенча тулаем алганда кызамык белән авыраучыларның артуы билгеләп үтелә. Агымдагы елның беренче кварталында гына да илдә авыру йоктыруның 843 очрагы теркәлгән, – дип өстәде Румия Гамбәр кызы. – Инфекция кергән очракта беренче чиратта прививка ясатмаучылар өчен куркыныч янаячак. Хәзерге вакыта 35 яшькә кадәргеләргә прививка ясыйбыз. 36 яшеннән 55 яшькә кадәр риск төркеменә керүче халыкка: медицина хезмәткәрләренә, укыту, сәүдә, хезмәт күрсәтү учреждениеләре, транспорт хезмәткәрләренә вакцина ясала. Бүгенге көндә безнең район халкының 84 процентына кызамыктан прививка ясалган. Эш дәвам итә, вакцина үткәрү буенча план бар.

Интернетта һәм социаль челтәр­ләрдә беренче елны ук организм өчен прививкаларның файдасы яи­сә зыяны турында җитди бәхәсләр бара. 

Җитди катлаулыклар килеп чыгу мөмкинлеге булуга да карамастан, кайбер ата-аналар үз балаларына прививка ясатырга ашыкмыйлар, аларның моңа үз фикерләре бар. Чистайлы Илһамия Шәрифуллина үз кызына прививка ясатудан баш тарткан. Ул вакцина баланың иммунитетын үтерә дип саный.

– Беренче чиратта миңа әлеге юл­ны сайларга кече энем белән булган вакыйга мәҗбүр итте. Ул прививкадан соң реанимациягә эләкте, аздан гына үлми калды. Мин кызыма прививка ясатмадым, әмма бу аның сәламәтлегендә чагылыш тапмый. Киресенчә, салкын тиюләр вакытында ул башка балалар белән чагыштырганда азрак авырый, – дип ассызыклый әлеге ханым.

Ә менә Галина Җукова бөтенләй башка фикердә. Чистайлы бервакытта да прививканы кире какмаган, хәзер исә прививка ясатырга оныгы Ульянаны алып килгән.

– Прививкалар балалар өчен ях­шы процедура дип саныйм. Кире булган очракта бала куркыныч инфекцияләрдән саклану чарасыннан мәхрүм кала. Организмның инфекциянең зәгыйфьләндерелгән вариантына каршы тору тәҗрибәсе булмагач, көчле чын вирус белән очрашкач, мөстәкыйль көрә­шер­гә мәҗбүр була.  Бу очракта кем җиңәчәк? Шуңа күрә бала сәла­мәтлеге белән шаярырга ярамый, – дип билгеләп үтә Галина Владимировна.

Билгеле, күп ата-аналар прививка бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясар дип куркалар. Табиб-эпидемиолог билгеләп үткәнчә, прививка – җитди авырулардан саклануның ышанычлы чарасы. 

– Температура яисә җиңелчә җил­сенү сыйфатында прививкага карата реакция 10 процент пациентларда гына бар. Болар барысы да үтә торган билгеләр, – дип аңлатты Румия Хәсәнҗанова. – Прививка ясау ул – кеше җиңелчә ген инфекция үткәрде дигән сүз. Бу җитди авыруларны гомерлек кисәтү дигән сүз. 

Милли календарь буенча балаларга кызамыктан ике тапкыр прививка: бер яшьтә һәм алты яшьтә ясыйлар. Бу кешене гомер буена сак­ларга җитә. Прививка ясалмаган олы кеше шулай ук кызамыктан сак­лану өчен вакцина ясарга мөмкин. Аңа бер прививка да җитә. Аны авыру кеше белән бәйләнешкә кергәннән соң өч көннән соң да ясарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев