Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Карантин буенча больничный өлешләп түләнә

Карантиндагы кешеләр өчен больничный бите ничек рәсмиләштерелә? Бу мәсьәлә бүген күпләрне борчый, чөнки коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә эшкә яраксызлык битенең тәртибе үзгәрде. 

Больничный битләрен рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре, карантинга бәйле рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләрне билгеләү һәм түләү, агымдагы елның 20 мартыннан 1 июльгә кадәр гамәлдә. Вакытлыча тәртип нигезендә, коронавирус белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән кайтканнан соң, эшләүче гражданнар дистанцион рәвештә больничный рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен социаль иминият фондының рәсми сайтына керергә, кирәкле документлар, аларның исемлеге анда язылган, белән электрон гариза тутырырга кирәк. 

– Чит илдән кайткан һәм карантиндагы кешегә бирелгән больничный кәгазе өлешләп түләнә. Аның озынлыгы 14 көн. Әгәр стандарт практика больничный ябылганнан соң түләүне күздә тотса, яңа вакытлыча кагыйдәләр нигезендә, беренче түләү больничныйда булганның 7 календарь (5 эш) көненнән соң, ә калган өлеше – эшкә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң килә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, карантин буенча больничный бите Социаль иминият фонды акчаларыннан түләнә, – ди ТР буенча социаль иминият фондының 12нче номерлы филиалы җитәкчесе Рамил Ярмушев. 

Бу дистанцион механизм карантинда булган кешеләргә, өйдән чыкмыйча гына, больничный рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Димәк, медицина учреждениеләренә килә торган башка кешеләр, потенциаль авыручылар белән аралашмыйлар.

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, электрон больничныйны эшкә яраксызлык буенча электрон кәгазьләрне рәсмиләштерүне һәм дистанцион бирүне үзәкләштереп тәэмин итүче медицина оешмаларының махсус исемлегенә кертелгән дәваханә табибы бирә һәм кул куя. Татарстанда 18нче номерлы Казан шәһәр дәваханәсе шундый медицина оешмасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев