Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Грипп вирусында – яңа штаммнар

Сентябрь башында грипп ка каршы прививка ясау кампаниясе башланды.

Үзләрен сезонлы авырудан сакларга теләүчеләр ноябрь азагына кадәр вакциналаштыру үтә алалар.

Роспотребнадзор мәгълү матлары буенча, прививканың беренче партиясе ясалды инде. Исегезгә төшерәбез, Чистай районына өлкәннәр өчен 5380 вакцина кайтты.

Бөтендөнья сәламәтлек сак лау оешмасы фаразлавынча, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны ноябрь, декабарь айларында артуы көтелә, коллектив иммунитеты булмаган яңа штаммнар әйләнештә булачак. Табиблар әйтүенчә, имммунитетны булдыру өчен иң яхшы ысул – ул вакциналаштыру.

Вакцинаның тәэсире, яңа штаммнар һәм аның халык арасында таралышы турында без Роспотребнадзорның Чистай, Спасс, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Владимир Ковязин белән сөйләшәбез.

– Быел, РФ баш дәүләт санитар таби бының карары буенча, 65 процент халыкка прививка ясау планлаштырыла, риск төркемендәгеләргә - 75 процент. Аерым игътибар балаларга, авырлы хатыннарга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, медицина, мәгариф өлкәсе, транспорт һәм торак-коммуналь хезмәткәрләренә бирелә. Грипп ка каршы прививка ясатуның оптималь варианты булып сентябрьдән ноябрьгә кадәрге вакыт санала. Иммунитетның авыруларның эпидемиологик күтәрелеше башланганга хәтле формалашуы мөмкин, – дип мәгълүмат бирә Владимир Геннадьевич.

– Быел вакцинаның составы үзгәрдеме?

– Кагыйдә буларак, Бөтен дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзер киләчәк эпидемиологик сезон буенча гына рекомендация бирә, чөнки вирус даими рәвештә үзгәреп тора. Быел грипп вирусының яңа Россия Федерациясе территориясендә актив булмаган штаммнары әйләнештә булачак, шуңа күрә дә халыкны иммунлаштыру өчен актуаль составлы вакцина кулланыла.

– Хәзер күпләр ОРВИ бе лән авырыйлар. Аларга терел гәннән соң прививка ясатырга ярыймы?

– Авыру билгеләре булган очракта прививка ясатырга ярамый. Ноябрьгә кадәр вакыт бар әле. Прививканы бары тик медицина учреждениесендә махсус өйрәтелгән медицина персоналы гына ясарга тиеш, шул ук вакытта вакцина ясар алдыннан табибның каравы кирәк.

– Грипптан прививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәме?

– Болар икесе ике нәрсә. Һичшиксез, әлеге сезон коронавирус инфекциясе белән бәйле эпидемиологик хәл аркасында катлаулана.Бер вирус өстенә икенчесе өстәлергә мөмкин. Әгәр дә кеше ковид белән авыраса, грипптан вакцина кешегә тизрәк дөрес диагноз куярга һәм дәвалау тактикасын билгеләргә ярдәм итәчәк. Коронавирустан вакцина килү көтелә. Бу исә сынауның өченче этабы узгач булачак.

Белешмә

Быел Чистай районында грипптан 45 405 кешегә прививка ясау планлаштырыла, аларның 10 680е балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев