«Донор көне» акциясендә 58 чистайлы катнашты
Чистайда Донор көне узды. Республика кан үзәге белгечләре 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе бинасында кан алу үткәрделәр. Бу хакта Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу көнне бирегә шәһәрнең 58 кешесе килде. Алар арасында беренче тапкыр донор булырга теләүчеләр дә, кан тапшыру күркәм гадәткә әверелгән кешеләр дә, шул исәптән Мактаулы донорлар да бар иде.
Кан бирү алдыннан һәр катнашучы тиешле медицина тикшерүе: кан группасын һәм резус-факторны билгеләү, кан басымын үлчәү һәм башка процедуралар үтте. Донорлар өчен шулай ук каһвә-брейк зонасы да оештырылды: процедура алдыннан баллы чәй эчәргә, ә аннан соң печенье белән тамак ялгарга мөмкин иде.
Акция нәтиҗәләре буенча 27 литрдан артык кан җыелды. Бу сан артында – чын мәгънәсендә мөһим эш башкару өчен вакыт тапкан кешеләр. Катнашучылар арасында дистә еллар буе донорлык хәрәкәтенә тугры калган кешеләр булуы аеруча кадерле.
Сергей Полканов, Россиянең Мактаулы доноры:
– Мин 1979 елдан кан бирә башладым. Ел саен Донор көне узганда кан тапшырам, шулай ук аны кемнеңдер гомерен саклап калу өчен Казанда кан һәм плазма үзәгендә берничә тапкыр тапшырдым. Бервакыт шундый очрак та булды: мин ашыгыч рәвештә пациентка турыдан-туры кан салырга бардым.
Вячеслав Нәсыйбуллин, Мактаулы донор:
– 40 елдан артык кан тапшырам һәм моны бик мөһим һәм игелекле эш дип саныйм. Минем өчен донор акциясендә иң мөһиме – кемгәдер ярдәм итү. Донор каны меңләгән авыруларга кирәк бит. Ни кызганыч, күпчелек кешеләр донорлык турында якын кешесе авырганда яки ниндидер гадәттән тыш хәл булганда гына искә төшерә. Чынлыкта исә канга ихтыяҗ һәрвакыт бар.
Илнур Зәбиров:
-
– Ел саен кан тапшырам һәм моны чын мәгънәсендә кыйммәтле һәм мөһим эш дип саныйм. Шулай ук Казанда плазма һәм тромбоцитлар донорлыгында аерым катнаштым. Абыем да бу инициативаны хуплый һәм шундый изге чараларда катнаша. Бүген мин 15нче тапкыр кан тапшырдым.
Константин Тюлькин:
– Моны бик зур изге эш дип саныйм, чөнки тапшырылган кан иртәгә кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Процедура авыртусыз һәм тиз үтте. Бу минем 7нче донациям иде.
Светлана Храмова:
– Тапшырган каным кемнеңдер гомерен саклап калганын аңлау сөендерә! Организм процедураны яхшы кичерә, шуңа күрә һәрвакыт акциядә катнашам.
Ә менә Альбина Ганиева Донор көнендә беренче тапкыр катнаша.
– Моны игелекле эш дип саныйм. Тапшырган каның кемнеңдер гомерен саклап кала алуын аңлау бик илһамландыра. Минем апам һәм аның ире шулай ук даими нигездә донор акцияләрендә катнашалар. Донорлар хәрәкәтенә Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре дә кушылды. Медицина хезмәткәрләре көн саен пациентларга ярдәм итеп кенә калмый, ә үзләре дә донор була.
Диана Шиһапова, балачак һәм бала табуга ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары:
– Кан тапшырганнан соң үземне яхшы хис итәм, организм яңара кебек тоела. Районда Донор көне уздырылган саен кан тапшыруны үземә кагыйдә итеп алдым. Өстәвенә, мобиль станциядә бу бик уңайлы. Әгәр дә безнең кан кемнедер коткарырга ярдәм итә икән, күңел һәрвакыт шатлана.
Чистай үзәк район дәваханәсендә бу көнне кан тапшыручыларның һәрберсенә рәхмәт белдерделәр. Республика кан үзәге белгечләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, шулай ук 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе хезмәткәрләренә донор акциясен югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде
Нет комментариев