Чистайлы Альберт Гыйниятуллин – Татарстанның иң яхшы 48 тренерлары арасында
Казанда Петербург урамында Татарстанның танылган тренерлары турында экспозиция ачылды.
Казанның җәяүлеләр йөри торган Петербург урамында, Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы бинасында республиканың танылган остазларына багышланган урам экспозициясе үз эшен башлады.
Керү юлында махсус стендларда Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары әзерләгән иң яхшы 48 тренерның портретлары һәм алар турында мәгълүматлар урнаштырылган.
Экспозициягә тәкъдим ителгән белгечләр арасында – «Татнефть Олимп» Чистай спорт мәктәбенең гер спорты буенча тренер-укытучысы Альберт Зөфәр улы Гыйниятуллин. Аның исеме шәһәр күргәзмәсендә Татарстан спорт үсешенә хезмәте кергән атказанган остазлар исемлегенә керде.
Әлеге экспозиция Казан халкын һәм кунакларны республика тренерлары казанышлары белән таныштыра һәм югары дәрәҗәдәге спортчылар әзерләүдә остазлар ролен ассызыклый.
Нет комментариев