Чистай спортчылары бөтенроссия турнирында «көмеш» һәм «бронза» яуладылар
Спорт

Чистай спортчылары бөтенроссия турнирында «көмеш» һәм «бронза» яуладылар

Турнир Яр Чаллы шәһәрендә узды

Яр Чаллы шәһәрендә мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм армрестлинг буенча XVII Бөтенроссия турниры узды.

Ярышлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Кубогына оештырылды һәм Татарстаннан, Башкортстаннан, Дагестаннан 85 катнашучыны җыйды.

Чистайны әлеге турнирда алты спортчы: Вадим Махалов, Альберт Шәрифуллин, Илһам Җиһаншин, Булат Хөснетдинов, Илсур Галявиев һәм Рим Рамазанов лаеклы тәкъдим итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча «Армрестлинг»та безнең ике якташыбыз Мактау пьедесталына күтәрелде. Вадим Махалов көмеш медаль яулады, ә Альберт Шәрифуллин турнирның бронза призеры булды.

 

Фото: Чистай мөхтәсибәте


Нет комментариев