Директор штраф түләячәк
Чистай прокуратурасы Түбән Кама районара торак инспекциясе белән бергәләп Пушкин урамындагы 131нче номерлы йортны җылылык белән тәэмин итү буенча «Чистай җылылык челтәре» ААҖ эшен тикшерү үткәрде. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятиенең котельныйны алдан ук җылылык сезонына әзерләве билгеле булды: сынаулар үткәрелгән, тиешле актлар 4 июньдә үк алынган. Әмма йортта яшәүчеләр җитди проблемалар белән очрашканнар. «Тегермән мәйданы» идарәче компаниясе мәгълүматлары буенча, 2 октябрьдән 9ына кадәр фатирларда температура 14 градустан да артмаган. Бу исә биредә яшәүчеләрнең тиешле сыйфатлы коммуналь хезмәтләр алуга хокукларын бозу булып тора. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура «Чистай җылылык челтәре» ААҖнең генераль директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатты. Материаллар Татарстанның Торак инспекциясенә җибәрелде.
Документларны тикшергәннән соң күзәтү органы РФ КоАП 7.23 маддәсе 2 бүлеге нигезендә предприятие җитәкчесен гаепле дип тапты. Аңа 5 мең сум күләмендә штраф салынды.
Нет комментариев