Иске Роман авылы мәктәбендә яңа китапны тәкъдир иттеләр
Җәмгыять

Иске Роман авылы мәктәбендә яңа китапны тәкъдир иттеләр

Иске Роман авылы мәктәбендә Альберт Дәминовның һәм Лилия Төхфәтуллинаның «Ромашкалар чәчәк аткан җирдә» исемдәге китабын тәкъдир итү кичәсе булды

Иске Роман мәктәбе ул көнне ишекләрен аеруча киң ачты. Октябрь азагы булуга карамастан, якты нурларын мул сипкән кояш та килгән кунакларны сөенеп каршы алды сыман... Шулай булмый мөмкин дә түгел! Авылыбыз өчен җан атып, авыл тарихын киләчәк буынга – менә бүген шушы мәктәптә белем алган укучыларыбызга калдырырга омтылып яшәгән авылдашларыбыз белән очрашу!

 

Хәер, бу гадәти очрашу гына түгел, Альберт абый Дәми­новның һәм Лилия Төхфә­тул­линаның «Ромашкалар чәчәк аткан җирдә» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе. Биредә бер зур нәсел тарихы урын алган. Әмма моны аерым нәсел китабы дип кенә кабул итеп булмый, чөнки авыл халкы элек-электән бербөтен, бердәм булып, ярдәмләшеп, туганлашып яшәгән. Китапның битләрен актарганда, авыл сулышын тоясың, аның үткәне күңелнең әллә кай җирләренә үтеп кереп, моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да, горурлану хисләре дә уята...

 

Нәсел тарихын өйрәнеп

 

Альберт абый Дәминов – безнең игелекле авылдашыбыз, юмартлык иясе, авылга җан өреп, аңа һәрвакыт рухи һәм матди ярдәм күрсәтүче. Әлеге легендар шәхеснең барлык хезмәтләрен, исемнәрен, бүләкләрен саный башласаң, газетада урын җитмәс иде. Ул – «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе», «Ханты – Манси автономияле округы – Юрга нефть-газ чыгару промышленностеның атказанган хезмәткәре», «Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе», «Хезмәт ветераны». 2000 елда аның исеме «Сургутнефтегаз» ААҖнең мактау китабына кертелә, ә 2005 елда «Сургутнефтегаз» ААҖнең иң югары бүләге «Хезмәттәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнә.

Бөтен гомерен Себернең нефть һәм газ ятмаларын үзләштерүгә багышлаган Альберт абый нәсел тарихын өйрәнеп, язып калдыруны үзенең бурычы дип саный. Аның фикеренчә, Дәминовларның нәсел агачы Иске Роман авыл җирендә XVIII гасыр башларында ук тамыр җибәргән булырга тиеш.

 

 

– Мин үземнең элеккеге китапларымда үземнең бабам Галиулланы еш искә алдым. Аның турында аерым Җәләлетдиновлар нәселе турында сөйлисем килде. Әмма мәгълүмат җитеп бетмәве каршылык тудырды. Миңа бары бертуганы Хөснулла Җәләлетдинов һәм бертуганының улы Мөхлис Нәбиуллин булуы, бабамның өч сугышта да катнашуы (империалистик, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында) гына билгеле иде. Ул гомере буе Кызыл Армия районының (хәзер Чистай районы) төрле пунктларында җитәкче урыннарда эшләгән. Мин авылдашы Мөхәммәтсадыйк Галиулла бабайның якын туганы һәм аларның тыгыз аралашулары турында мәгълүмат таптым. Мөхәммәтсадыйкның оныкчыгы Лилия Төхфәтуллина да шундый фактка тап булган. Үзара аралашу вакытында мин Лилия Рафик кызының шулай ук нәсел шәҗәрәсе туплавын белдем. Шулай итеп безнең иҗатыбыз бергә тоташты, без ерак туганнар да булып чыктык! – дип сөйли Альберт Гомәр улы.

 

 

Китап Абдулрафиковларның зур нәселенә багышланган. Биредә әлеге нәсел башында торучылар, аларның дәвамчылары турында мәгълүматлар тупланган. Язмаларның фотолар белән бизәлеп баруы аларны тагын да кызыклырак һәм җанлырак итә. Аларда – үткәннәр, туган як, туган өй җылысы, бүгенге һәм киләчәккә өметләр...

Китапны кулына алган кеше авыл күренешләренә дә игътибар итми калмас билгеле. Биредә туган ягыбыз, авылыбыз тарихына күп урын бирелгән. Авылыбызның гүзәл күренешләре, табигате, елгалары сурәтләнгән. Шулай ук төрле еллардагы карталардан фрагментлар, мәчетләр проектлары, мәчетләр һәм башка фотолар урнаштырылган.

 

Нәсел җебе ышанычлы кулларда

 

Китапның икенче авторы, әйткәнебезчә, шулай ук Иске Роман авылы кызы Лилия Рафик кызы Төхфәтуллина – «Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре», «Халык мәгарифе отличнигы». Мәктәп елларыннан ук укытучы булырга хыялланып үскән тырыш, максатчан сыйныфташым 40 ел гомерен педагогия хезмәтенә багышлады. Педагогик тәҗрибә, даими эзләнүләр, осталыкны камилләштерү, үз вакытында укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, иҗадилык – Лилия Рафик кызының уңыш сере әнә шунда.

 

–Еллар узу белән минем үземнең нәсел җепләремне белү теләге артты. Борынгылар җиде буыныңны бел дигәннәр бит. Минем әтием исән чагында туганнарының исемнәрен бер дәфтәргә язып калдырган иде. Ни кызганыч, ул вакытта яхшылап сорашып калырга уйланылмаган. Әмма шул вакытта ук кызыксынуым булган инде. Соңрак нәселебез турында белгәннәрдән, туганнардан, абыйлардан сораша башладым. Мин үзем дә Советлар Союзында яшәгән кеше, үзем белгәнне язып калдырыйм дип тырыштым. Социаль челтәрләр дә ярдәмгә килде. Сугыш елларындагыларны ачыкларга «Память народа. Подвиг народа» дигән сайт бар. Архивларыбыз тулыландырылып тора. Алардан да күп мәгълүматлар таптым. Төбәкче, «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар» китабы авторларының берсе Рушания Билалова ярдәм итте. Монда бик күп хезмәт, документлар, архив материаллары. Бу китап безгә хәтле яшәгәннәрнең тормыш-көнкүреше, шатлык борчулары турында. Без Альберт абый белән әлеге китапка ул чактагы заман сулышын, үткәннәр белән хәзерге замана элемтәсен, ул чор мохитын бирергә тырыштык. Киләчәктә исә туганнарымның, кызымның үз нәселләрен белүләрен, нәсел җепләре өзелмәвен, дәвам итүен телим, – дип сөйли Лилия Рафик кызы.

 

Биредә Татарстан Респуб­лика­сының Милли, Уфа дәүләт архивларында сакланучы материаллар да кулланылган. Төрле чорда төшкән фотографияләр китапны тагын да тулыландыра, үткән белән бүгенге буынның якты бер гәүдәләнешен тудыра...

 

Үткәнне белгәннең, киләчәге бар

 

«Ромашкалар чәчәк аткан җирдә»китабы рус телендә нәшер ителгән. «Киләчәк буын, яшьләребез, башка милләт вәкилләре дә укый алсын өчен шулай эшләнде» диләр авторлар.

 

 

Алда әйткәнемчә, авторлар белән очрашуда мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Авыл имамы Рөстәм Дәүләтшин Коръән укыды, изге теләкләрен, рәхмәт сүзләре юллады. Якташ шагыйрәбез Миңзифа Әхмәтшина чыгышы нур өстенә нур булды. Авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Дәүләтшина Альберт Гомәр улының һәр эштә ярдәм итеп торуы өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан үземнең дә аңа рәхмәт юллыйсым килә. Ничә еллар дәвамында ул телебез сагында булган «Чистай хәбәрләре» газетасына хәйрия ярдәме күрсәтеп килә.

Шулай ук ТР Фәннәр ака­де­миясенең Археология институ­тының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин, тарих фәннәре докторы Айрат Гайфетдинов чыгышларын да кызыксынып тыңладык. Җырчы Илнар Мусин, Рәзинә Хәмзина башкаруында яңгыраган җыр­лар очрашуга килүчеләр күңеленә дәрт-дәрман өстәде.

Лилия Рафик кызы әйтеп үтүенчә, «Ромашкалар чәчәк аткан җирдә» китабы туган ягы, үз нәселе белән кызыксынучы укучылар өчен менә дигән чыганак. Аны укыган кеше, һичшиксез, туган ягының тарихын беләчәк. Үткәнне белгәннең киләчәге бар дигәндәй, үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы бу язмаларда тарихтан, үткәннәрдән килгән кыйбла ышанычлы калкан булып тора.

Аерым рәхмәт сүзләрен Роберт Сабитов җитәкләгән мәктәп коллективына җиткерәсе килә. Бирегә үз эшенең чын осталары тупланган. Нинди генә чара үткәрсәләр дә, җиренә җиткереп, бар күңелләрен биреп эшли алар. Театр кием элгеченнән башлана дигәндәй, мәктәп укучыларның шат авазыннан, укытучыларның мөлаем, ачык күңелләреннән башлана дияр идем. Халкыбызның матур асыл гадәтләрен, ихтирамлылык, кунакчыллык сыйфатларын яшь буынга бөртекләп һәм җентекләп тапшыра алар.

Очрашуда катнашучы һәркем бу көнне үзенең нәсел-нәсәбе, туганнары, авылдашлары хакында янә бер кат уйлангандыр... Үткәннәргә кире кайту булмаса да, ул хәтерләрдә, китап битләрендә, истәлекләрдә, изге гамәлләрдә яши, ә тарих дәвам итә…

 

Гөлсинә Сорутдинова

 


Нет комментариев