Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Чистайда коронавирус юк!

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина хәлгә аңлатма бирә:

– 19 мартка Казанда Франция гражданинында коронавирус инфекциясенең беренче очрагы расланды. Чистайда вәзгыять тыныч. Моннан тыш, бүгенге көндә респиратор вирус инфекцияләренең ике тапкырга кимүе күзәтелә.

Әмма уяулыкны югалтырга ярамый. Төп бурыч – вирусның безнең территориягә үтеп керүенә юл куймау. Һәр кеше өчен кисәтү чаралары беренче урында торырга тиеш.

Чистайда сәнәгать предприятие­ләрендә, оешмаларда, белем бирү учреждениеләрендә, сәүдә объектларында һәм башка җәмәгать урыннарында эпидемиягә каршы көчәйтелгән режим кертелде.

Кискен респиратор вирус инфек­циясенең беренче билгеләре барлыкка килгәндә, хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Җилләтү һәм дымлы җыештыру режимын үтәү, эш урыннарын һәм әйберләрне дезинфекция чаралары белән эшкәртү кисәтүнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш.

Әлегә белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне карантинга ябарга планлаштырылмый, өстәвенә, мәктәпләрдә каникуллар башланды.

Татарстанга килүче туристлар икеләтә контроль узачак: самолет бортында һәм санитар-карантин пунктта. Чистайга имин булмаган илләрдән килгән кешеләр өчен өйдә изоляция оештырыла. Ундүрт көн дәвамында аларга табиблар йөри һәм аларның сәламәтлеген күзәтәләр.

Әгәр кешедә авыру билгеләре күренә икән, аны үзәк район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә изоляциялиләр, төрле вирусларга, шул исәптән коронавируска кирәкле анализлар алалар. Авыру расланган очракта, пациент Казан яки Яр Чаллыдагы йогышла авырулар дәваханәсенә җибәрелә.

Яңа ачыкланган вирус эпидемиясе соңгы айларда актуаль тема булып кала. Ә халык арасында борчу ул таралганнан да тизрәк арта бара.

Укучыларга һәм аларның әти-әниләренә игътибар!

Эпидемиологик хәл аркасында, Россиянең күп кенә укучылары дистанцион укытуга әзерләнә. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта безнең районда читтән торып укуга күчү мөмкинлекләре мониторингы үткәрелде. ТР Министрлар Кабинетының сани­тар-эпидемиягә каршы комиссиясе карары буенча мәктәп укучыларының каникуллары 19 мартта башланды. Мәктәпкәчә балаларның әти-әниләре үз балаларын гариза язып йөртмәскә мөмкиннәр.

– Белем бирү учреждениелә­рендә авыруны кисәтү чаралары үткәрелә. Иң мөһиме, балаларга вирус турында сөйләргә кирәк. Алар зарарлану юлларын һәм кисәтү чаралары турында белергә тиешләр. Җитди куркынычны юылмаган куллар тудыра, шуңа күрә беренче чиратта гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Булачак каникуллар уңаеннан, ата-аналарга үзләрен һәм балаларын чит илгә чыгудан сакларга киңәш ителә. Мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар күчерелде. Мәгариф идарәсендә 8дән 17 сәгатькә кадәр 5-12-97 кайнар линия телефоны эшли, – дип хәбәр итә Ирина Александровна.

Кисәтелгән – димәк коралланган

Шуны да онытмаска кирәк, халык арасында теләсә нинди авыру таралу ихтималын киметү – аны үз вакытында ачыклау һәм, әлбәттә, кисәтү. Вирус һава-тамчы юлы белән, кешедән кешегә йөткергәндә һәм төчкергәндә күчә. Җәмәгать урыннарында инфекциянең таралуын кисәтү өчен битлек кияргә кирәк. Күп кенә даруханәләрдә аларны сатып алып бетергәннәр инде. Әмма аны мөстәкыйль рәвештә тегәргә була. Күпләребезне мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә аны марлядан тегәргә өйрәткәннәр иде.

Шулай ук әйберләр, хәтта ишек тоткалары аша да авыру йоктырырга мөмкин. Кул биреп күрешүдән дә тыелып торырга кирәк.

Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә

Күптән түгел чит илдә булып, «салкын тию» билгеләре тойган кешеләр белән аралашсагыз, шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә – участок табибын яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Шунысы мөһим: бу очракта дәваханәгә бару тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев