Шәһәр тарихы музеенда яңа архив тикшеренүләре нәтиҗәләре күрсәтеләчәк
30 сентябрьдә Шәһәр тарихы музеенда тарихи районның мәдәни мирасына багышланган «Иске Татар бистәсенең мәдәни кодлары» (2нче өлеш) очрашуы узачак. Игътибар үзәгендә – 1нче һәм 2нче мөселман мәхәлләләре мәдрәсәләре тарихы.
Оештыручылар шәһәрнең үткәнен тирәнрәк белергә мөмкинлек бирә торган яңа архив тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклашачаклар.
Очрашу программасында:
*мәхәллә мәдрәсәләренең урнашу урыны һәм башкалар турында яңа тарихи мәгълүматларны тәкъдир итү;
*бистәнең тарихи-мәдәни йөзен саклау турында сөйләшү;
*Чистай туристлык маршрутларын үстерү перспективалары турында фикер алышу.
Башлана 15:00. Керү ирекле.
Яшь чикләве 6+.
Нет комментариев