Ул 26 сентябрьдә була
26 сентябрьдә Чистайның мөселман зиратында өмә узачак. Башлана – 8 сәгатьтә. Оештыручылар битараф булмаган шәһәр халкын чисталык урнаштырырга чакыра.
Әлеге чарада катнашырга теләүчеләргә үзләре белән эш кораллары алып килергә кирәк. Оештыручылар уртак тырышлык белән территорияне тиешле хәлгә китереп булыр дип өметләнә.
«Әйдәгез, бергәләп тәртип урнаштырыйк һәм җирләү урыннары турында кайгыртыйк», – дип мөрәҗәгать иттеләр оештыручылар шәһәрлеләргә.
Нет комментариев