Аны туган көне белән Михаил Ксенофонтов тәбрик итте
Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тыл хезмәтчәне Зәмбикә Ахунованы 94 яшьлеге белән котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләде.
Зәмбикә Йосыф кызы Мамадыш районының Бөрсет-Сукачы авылында туган. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән: яшьли колхозда эшләгән, Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән. Сугыштан соң Зәмбикә Ахунова Чистайга күченгән, монда озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы, трикотаж фабрикасында эшләгән.
Бүгенге көндә ул, якыннарының кайгыртуын тоеп, бертуганының кызы гаиләсе белән бергә яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул тормыш белән кызыксынуын югалтмый: бәйләргә һәм йорт хайваннарын карарга ярата. Җиңү яулаган һәм илне торгызган тыл хезмәтчәннәре яшь буын өчен ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм тормыш зирәклеге үрнәге булып тора.
Нет комментариев