Чистайда «Ир-егетләр лабораториясе» яңа уку сезонын ачты
Җәмгыять

Чистайда «Ир-егетләр лабораториясе» яңа уку сезонын ачты

Проект кысаларында малайлар эш күнекмәләрен үзләштерә һәм эш кораллары белән эшләргә өйрәнәләр

Яңа уку елы башлану белән Чистай Ислам үзәгендә «Ир-егетләр лабораториясе» проекты эшен дәвам итте. Үзәктә ул икенче ел гамәлгә ашырыла инде.

 

«Безнең лаборатория – егетләр яшьтән үк кул белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә торган киңлек. Урындык җыярга, кораллар белән эшләргә, өйдә ватылган нәрсәләрне төзәтергә – боларның барысына да балалар бездә өйрәнә», – дип сөйләделәр Ислам үзәгендә.

 

Хәзерге вакытта дәресләргә Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр йөри. Оештыручыларның планнарында өстәмә төркемнәр оештыру.


Нет комментариев