Татарстанда ташламалы юл йөрү хокукын хәзер смартфоннан ук расларга мөмкин. Бу төбәк цифрлы профиленең мөмкинлекләрен киңәйтү нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип яза Транспорт министрлыгы
МАКС мессенджерында цифрлы ID ачу һәм динамик QR-код күрсәтү дә җитә. Ул гадәти кәгазь документлар кебек үк юридик көчкә ия. Яңа сервистан 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр һәм студентлар, пенсионерлар, инвалидлыгы булганнар, шулай ук күп балалы гаилә әгъзалары файдалана ала.
Механизм гади эшли. МАКСта цифрлы ID ачарга һәм QR-кодны кассирга яки контролерга күрсәтергә кирәк. Белгеч кодны сканерлый һәм система ташламага хокукны үзе тикшерә. Яңа мөмкинлек шәһәр транспортына да, шәһәр яны электричкаларда да гамәлдә.
Моны эшләүчеләр шәхси мәгълүматларның иминлеге турында да кайгыртканнар. Тикшерү вакытында белгеч терминалда ташламага хокукны раслауны гына күрә, аның шәхси мәгълүматка керү мөмкинлеге юк.
Шул рәвешле, мәгълүматның таралу куркынычы минимумга җиткерелгән.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев