Татарстан Министрлар Кабинеты 2026 елда югары белем бирү оешмасына 80 млн сум күләмендә грант бирү тәртибен раслады
Акча нефть-газ-химия тармагы предприятиесе белән хезмәттәшлектә химия технологияләре һәм яңа материаллар өлкәсендә кадрлар әзерләү системасын үстерүгә юнәлдереләчәк. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Грантны Татарстан Мәгариф министрлыгы бирәчәк. Дәгъвачы «Химик технология», «Технологик машиналар һәм җиһазлар», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электроэнергетика һәм электротехника» һәм «Техник системаларда идарә итү» юнәлешләре буенча белгечләр әзерләргә тиеш.
Моннан тыш, югары уку йорты территориясендә гомуми мәйданы 3,5 мең кв.метрдан да ким булмаган нефть-газ химиясе предприятиесенең укыту һәм фәнни үзәкләре урнашырга тиеш.
Шулай ук дәгъвачы югары уку йортының РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелуы һәм Татарстан территориясендә кимендә өч ел эшчәнлек алып баруы зарур.
Чыганак: Реальное время
Нет комментариев