Көз җитте - уңышны җыю чоры. Бу һәр мөселман өчен Аллаһы Тәгалә ризалыгын алу мөмкинлегеннән файдаланып, гөшер сәдакасы бирер вакыт.
Быел Чистай мөхтәсибәте гөшер сәдакасы җыюны үзәкләштереп уздыра. Теләүчеләр барысы да үз уңышларының бер өлеше белән бүлешеп, аны «Нур» мәчетенә китерә алалар. Җыю тәмамланганнан соң Чистай шәһәре, Нәриманов урамы 74 адресы буенча «Ислам мәдәни үзәге» территориясендә ярминкә-тарату булачак.
Чистай мөхтәсибәте шәһәрнең һәм районның барлык мөселманнарын әлеге игелекле эштә активрак катнашырга чакыра дип хәбәр ителә ТР мөселманнарының дини идарәсе сайтында.
Гөшер - бу игенчелек продуктларыннан мохтаҗлар файдасына бүлеп бирелә торган ярдәм, җирдән җыеп алынган саф уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә. Гөшер бодай, арпа, бәрәңге, дөге, кәбестә һәм башка культуралар уңышыннан түләнә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев