Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • 21 томлык җинаять эше

    Ел ярым җинаятьчеләр төркеме фатирларда урлашулар кылып шәһәрне интектерде. Җәй көне шәһәрлеләр ял көннәрендә бакчаларына китә, ә кайткан җирләренә җимерелгән йозаклар, ачык ишекләр көтә. Каракларны бер хатын-кыз ярдәмендә тоткарлый алдылар.

    Евгений гимназиядә ярыйсы гына укыган, төгәл фәннәр- математика, сызымга тартылган, аңа зур ышанычлар баглаганнар, тик ул мәктәпне тәмамлаганан соң һөнәри-техник училищега укырга кергән. Бервакыт Мәскәүгә барып, үзәктә яшәүчеләрнең матди мөмкинлекләрен күреп кайткан. Өйгә кайткач шулай ук "матур" яшәү өчен ничек акча эшлим дип уйлана башлаган. Ә кая шулай җиңел һәм тиз акча эшләп була. Иң җиңел ысул - фатирларны талау дигән фикергә килгән. Тик моның өчен ишекләрне ача белү күнекмәләре кирәк булган.
    Барлык кирәк нәрсәне интернетта бер сайтта эзләп тапкан - замокларның төзелеш схемасы, ватып ачу ысуллары, кирәкле инструментлар. Осталыгын өйдә шомарткан. Теорияне өйрәнеп, барысын да практикада кулланган - базарда берничә йозак сатып алган һәм берничә ай дәвамында аларны өйрәнгән - кискән, сүткән, кире җыйган. Аннан соң наждаклы станок ярдәмендә отмычка, йозаклар ачу өчен төрле җайланмалар ясарга өйрәнгән. Үзенә җинаятьтәш итеп бергә училищеда укыган Романны алган. Икәүләшеп һәрберсенең роле төгәл билгеле булган эшләү планы уйлап тапканнар. Һәрвакытта да бер сценарий буенча эшләгәннәр: һәрбер урлауның төгәл планын төзегәннәр, бергәләшеп фатир сайлаганнар, берничә көн дәвамында фатир, аның хуҗалары артыннан күзәткәннәр. Фатирның буш булуына инанганнан соң эшкә керешкәннәр. Төп роль Евгенийда булган. Ул фатирны ачып карарга, булдыра алганча кыйммәтле әйберләрне алып чыгарга тиеш булган. Роман йортта торып җинаять төркеменең иминлеген тәэмин итәргә тиеш булган. Ишекне ачканнан соң ярты сәгать көтеп торганнар, беркемнең дә килмәвенә ышанып беткәч кенә, фатирга кереп кирәкле әйберләр алырга керешкәннәр. Җиңел урнаштырыла торган әйберләр: алтын, акча алырга тырышканнар, әмма алырлык әйбер булмаса, көнкүреш техникасы, мехлы әйберләр дә алганнар. Беркайчан да сигнализацияле фатирларга кермәгәннәр. Әгәр сигнализация эшләп җибәрсә, бар нәрсәне бәреп качканнар. Төнлә, барысы йоклаган вакытта гына "эшләгәннәр". Берәрсе уянып, нәрсә булганын карарга җыенган очракка дип лампочкаларны сүтеп алганнар һәм ишек тишекләрен томалап куйганнар. Фонарь белән һәм бары тик перчаткада гына эшләгәннәр. Урлаганны башка шәһәрләрдә сатканнар. Шуның өчен полиция хезмәткәрләре ел ярым аларның эзләренә төшә алмадылар.
    Бу вакыт эчендә Евгений осталыгын шул хатле шомарткан ки, төрле авырлыктагы йозакларны бик тиз ача алган. Соңрак, эшне җиңеләйтер өчен, төркемгә тагын автомашиналы кеше алганнар. Тик, халыкта әйтелгәнчә "Без тишектә ятмый". Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз ярдәме белән җинаятьчеләрне тоткарладылар. Төнлә ул подъездагы тавышка уянып киткән, ишек тишегенә караган, тик дәфтәр битендәге хәрефләр генә күргән, шунда ук 02 телефоны буенча шалтыраткан. Ведомстводан тыш охрана бүлеге экипажы 3 минуттан соң килеп җиткән. Иминлек тәэмин итүче Анатолий дусларын кисәтсә дә, алар качарга өлгермәгәннәр. Шулай да хәйләләп чыгарга булганнар. 5нче катка менеп, ящиклар арасында инструментларын яшереп, төшеп киткәннәр. Аларны тоткарлаучы полиция хезмәткәрләренә җылынырга кердек дип әйткәннәр. Дөрестән дә, яшьләр подъездда тавышланганда күршеләр полиция чакырта, мондый хәлләр булгалый. Тавышлы компанияне, гадәттә, полиция хезмәткәрләре җаваплылык турында кисәтәләр, профилактик аралашу уздыралар һәм җибәрәләр. Бу юлы да шулай булырга мөмкин иде. Тик шикле шәхесләрне хәлне ачыклауга кадәр дип тоткарлыйлар. Аннан соң күршеләрне сораштырганнар, подъездны карап чыкканнар, яшерелгән инструментлар тапканнар.
    Сорау алуда икесе дә барысын кире какканнар. Барысын да дөрес эшләдек - эзләр калдырмадык, шаһитлар юк дигән ышаныч белән бернәрсәне дә дәлилли алмыйлар дип уйлаганнар. Тик ялгышканнар. Дөрестән дә, авыр булды, тик булдыра алмаслык нәрсә юк. Бу эшне алып баручы, өлкән тикшерүче, юстиция капитаны Николай Корнишин берничә ел эчендә булган фатир урлаулар буенча җинаять эшләрен торгызып, кылу ысулы буенча охшашларны анализлаган. Эзләр калдырмадык дип, егетләр юкка тынычланганнар. Һәрбер фатирда җинаять кылган урында экперт-криминалистлар тарафыннан эзләр алынган һәм шикләнелүчеләр булу белән аларны тикшерәсе генә калган. Экспертиза әзер булгач, башка җинаятьләр кылуга да бу егетләрнең катышы булуы билгеле булды. Тикшерүче ярдәмгә тикшерүче-оператив төркем төзелгән, аңа шулай ук тикшерүче, юстиция майоры Денис Салеев һәм ике оператив хезмәткәр - өлкән полиция лейтенанты Лев Макаров һәм полиция капитаны Александр Кузнецов кергән.
    Полиция хезмәткәрләре тоткарланучыларның телефон шалтыратуларын анализлаганнар һәм җинаять кылган вакытта бер-берсе белән даими сөйләшүләрен ачык­лаганнар. Шулай ук аларның тагын бер кеше белән сөйләшүләре билгеле булган. Тикшерүчеләр уйлаганча, ул аларның йөртүчеләре булып чыккан, аның турында тоткарланучылар тикшерүчеләргә берни дә әйтмәгәннәр. Моннан тыш, өч шикләнелүче дә бер үк төндә Чистайда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә сөйләшүләре ачыкланган. Тикшерүчеләр алар бу вакытта анда да урлаганнар дип уйлаганнар. Күрше бүлекләргә соратып алулар җибәрелде, көтелгән җавап килде. Бу дәлилләр җинаять төркеме әгъзаларына күрсәтелде. Кире кагуда мәгънә юк иде. Егетләр мәгълүматлар бирә башладылар. Тик һәрбер факт буенча, дәлилләр күрсәткәч кенә үз гаепләрен таныдылар. Ашыгыч рәвештә җинаять төркеме әгъзаларының фатирларында тикшерү үткәрелде, аларның фатирларында урланган әйберләр табылды. Тикшерүче-оператив төркем әгъзалары күп тапкырлар Казан, Түбән Кама, Әлмәткә барганнар, ломбардлар, урланган әйберләр сатылырга мөмкин җирләрне тикшергәннәр. Җинаять эше берничә ай дәвамында тикшерелде. Бу вакыт эчендә тикшерүче-оператив төркем шушы җинаять төркеменең Әлмәттә, Түбән Камада, Казанда һәм, әлбәттә, Чистайда 42 фатир урлашуга бәйле булуларын дәлилли. Җинаять эше 21 том тәшкил итте. Чис­тай шәһәр суды өчесен дә гаепле дип тапты, алар иректән мәхрүм ителде. Полиция бүлеге җитәкчесе игьтибарлык, актив гражданлык позициясе күрсәткәне өчен җинаятьчеләрне тотуда ярдәм иткән ханымга рәхмәт белдерде, аның фатирында сигнализация куярга ярдәм иттеләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: