Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын вакытында фаҗигане булдырмаска нәрсә ярдәм итә ала?

Россия Кемероводагы янгын корбаннарын искә ала. Бу коточкыч фаҗига, берни белән дә тутыра алмаслык югалту.

 Мондый хәл башка кабатланмасын өчен барысын да эшләргә кирәк. Без чистайлылардан: «Янгын вакытында, сезнең карашка, фаҗигане булдырмаска нәрсә ярдәм итә ала?» – дип сорадык.


Ренат Җамалетдинов, Чистай районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы:


– Янгын чыгуга юл куймас өчен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк. Ә ул инде башланган булса, иң мөһиме – куркынычсыз зонага эвакуацияләнү буенча барлык чаралар күреп, үз гомереңне саклап калу. Эре объектларга кергәндә эвакуация планы белән танышырга һәм аварияле чыгу юлларын белергә кирәк.

Люция Галимҗанова, хуҗабикә:


– Бу фаҗигане мин үземнеке кебек кабул иттем, борчу-хәсрәттән йөрәк урталай ярыла. Шундый хәл килеп чыкмасын өчен зур сәүдә үзәкләрендә күңел ачу һәм балалар зоналарын беренче катта урнаштыру зарур. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә ныклы контроль кертергә кирәк. Төзүчеләргә дә, проект ясаучыларга да аерым таләпләр белдерергә, яңа биналарны кабул итү тәртибен катгый үтәргә, ришвәтчелеккә юл куймаска кирәк.

Александр Николаев, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре укытучысы:


– ОБЖ укытучысы буларак, мин балалар теорияне генә белеп калмыйча, белемнәрен практикада, гадәттән тыш хәлләрдә куллана алсыннар өчен практик дәресләрне күбрәк үткәрергә кирәк булуын әйтә алам. Янгын вакытында үз гомереңне саклап кала белү – тулы бер фән, белемнәр комплексы, аны дәрестә бирелгән вакыт эчендә үзләштерү мөмкин түгел.

Мария Уткина, лаек­лы ялда:


– Минем өч оныгым бар, бу фаҗига безнең гаиләгә дә кагылырга мөмкин булуын күз алдына китерү куркыныч. Мондый кайгы һәркемгә килергә мөмкин. Власть һәм күзәтчелек органнары янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен нык­лы контрольдә тота башламыйча янгыннар кеше гомерләрен алып китүне дәвам итәчәкләр. Контрольне көчәйтү һәм ришвәтчелеккә юл куймау – фаҗигаләрне кисәтү буенча төп чаралар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай