Мария Федоровнаны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады
Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тыл хезмәтчәне Мария Аркадиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Мария Федоровна Чирүле Шанталасы авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул «Красная Шанталка» колхозы кырларында хезмәт куя, Җиңүгә үз өлешен кертә. Аның бөтен хезмәт биографиясе шушы колхоздагы хезмәте белән бәйләнгән.
Мария Федоровна дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүген аның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр хатын-кыз активлыгын һәм күңел көрлеген саклый: тегәргә һәм бакчада эшләргә ярата.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев