Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полицейскийлар сайлауларда тәртип тәэмин итәчәкләр

Бүгенге көндә сайлауларга әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча төп оештыру чаралары башкарылган. Эчке эшләр органнары Россия Президентын сайлауларны үткәрү вакытында хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә план режимда әзерләнәләр. Барлык сайлау участокларында сайлаулар көнендә җәмәгать тәртибен саклауның ничек оештырылуы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы,...

-Безнең төп бурычыбыз - сайлауларга әзерләнү һәм аларны үткәрү барышында Россия Федерациясе Конституциясен, сайлаулар турындагы законнарны, Җинаятьләр Кодексын һәм административ законнарны бозуга юл куймау. Сайлау алды агитациясе һәм сайлаулар үткәрү барышында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә шактый тәҗрибәбез бар, әмма барыбер шәхси составны әзерләүгә җаваплы, җитди һәм нигезле якын киләбез. 3 марттан бөтен шәхси состав хезмәт итүнең көчәйтелгән режимына күчереләчәк. Сайлаулар көнне һәр сайлау участогында (шәһәр һәм район буенча алар барлыгы 67) җәмәгать тәртибен 67 нче янгын сүндерү часте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә икедән ким булмаган полицейский тәэмин итәчәк.
Сайлаулар алдыннан шәхси состав белән инструктаж үткәрелә, хезмәткәрләр сайлау кампаниясен үткәрү чорында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча мәсьәләләрне җайга салучы законнарны өйрәнүгә багышланган хезмәт өйрәнүләре үтәләр. Шулай ук полициянең сайлау комиссияләре белән үзара тәэсир итү нормалары, тавыш бирү көнендә бурычларны үтәү тәртибе төрле яклап каралды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең барлык гамәлләре тулысынча законга нигезләнәчәк, ә учас­токта тәртип тәэмин иткәндә алар әдәпле булачаклар.
Шәһәрдә һәм районда сайлаулар алдыннан хәл тотрыклы, әмма катлаулыклар барлыкка килү очрагына махсус резерв формалашкан, моннан тыш, бу көнне көчәйтелгән оператив төркем эшләячәк. Инде бүгеннән үк полиция хезмәткәрләре тарафыннан сайлау участокларының террорчылыкка каршы сакланышы, янгынга, террорчылык актларына, сайлау бюллетеньнәрен урлауга юл куймау максатында техник ныклылыгы тикшерелә. Сайлаулар алдыннан сайлау участокларында шартлаткыч матдәләрне ачыклауга өйрәтелгән эт белән кинологны җәлеп итеп өстәмә тикшерү үткәрелә. Моннан тыш, сайлаулар үткәрү көнендә эчке эшләр бүлегендә профилактик исәптә торучы гражданнар тарафыннан (наркоманнар, психиатрда исәптә торучы затлар, элек хөкем ителгәннәр, корал хуҗалары һ.б.) хокук бозуларга юл куймау буенча чаралар комплексы үткәрелә. Яңалыклар да бар - сайлаучылар, шулай ук сайлауларны оештыручыларның хокук бозуларга юл куймау һәм сайлаулар турындагы законнарны үтәү максатында барлык сайлау участоклары веб-камералар белән җиһазландырылачак. Бу шулай ук участокларда хокук тәртибен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Тулы җаваплылык тоеп, без йөз процент куркынычсызлык тәэмин итәчәкбез, бернинди хокук бозуларга юл куелмаячак. Закон бозучыларның барысы да җавапка тартылачак. Без җирле территориаль бүлекләрнең сәяси партияләр лидерлары белән эшлекле очрашулар үткәрәбез. Алар сайлауларга әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы җинаять һәм административ законнарны бозуга юл куймау турында имза куеп хәбәр ителәчәкләр.
Хәзерге вакытта безнең районда тотрыклылыкны бозарга сәләтле һәм сайлау компаниясен өзүгә янаучы очраклар теркәлмәгән. Форсаттан файдаланып, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең барысына да сайлаулар вакытында бозуларга юл куелганда шунда ук 02 телефоны, кәрәзле телефоннан теләсә кайсы оператордан 020 номеры буенча полициягә хәбәр итүегезне сорыйм. Ә партия активистларының бары аңлы рәвештә һәм хокукый җирлектә генә эшләүләрен үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X