Кул эше осталары үз иҗатлары турында сөйләделәр
Безнең газета редакциясе «Минем шөгылем» дигән фотоконкурс игълан итте.
Теләгән һәр кеше үзенең иҗат җимеше турында сөйли ала.
Беренче эшләр Ольга Ивановадан килде. Оста хатын-кыз сәйләннән чәчәкләр һәм агачлар ясау белән шөгыльләнә. Һәр композиция үзенең матурлыгы белән гаҗәпләндерә, бөтен күңелен биреп эшләве сизелә.
Дарья Грызунова да күз явын алырлык эшләр җибәргән. Өч бала әнисе булуына карамастан, ул кул эшләре белән шөгыльләнү өчен вакыт таба һәм яраткан мавыгулары да байтак.
– Мин төрле иҗат юнәлешләре белән шөгыльләнергә яратам. Күп кенә техникаларда: сәйлән белән чигү, витраж һәм терра эшләп карадым. Ашарга пешерергә яратам, бу да яраткан шөгыльләремнең берсе, – дип сөйләде үзе турында оста ханым.
Конкурска Дарья Александровна камыр ашларын, сәйләннән эшләнмәләрне, бәйләгән уенчыкларны һәм витраж техникасында эшләнгән картиналарны фотога төшереп җибәргән. Барысы да пөхтә эшләнгән.
Эшләр 13 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен сез үзегезгә шатлык китерүче һәм көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә ярдәм итүче үз шөгылегезнең фотосурәтләре белән уртаклашыгыз. Эшләрнең фотоларын социаль челтәрдә үз битегездә #чистопольские_известия хэштегы белән фото урнаштырырга яки сhis2006@yandex.ru электрон почтага «Конкурс» тамгасы белән җибәрергә кирәк. Шулай ук фотоны безнең редакциягә түбәндәге адрес буенча алып килергә мөмкин: Ленин урамы, 2-а. Төп шарт – безнең газетаның яки теләсә нинди социаль челтәрдә «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») рәсми төркеменең әбүнәчесе булырга кирәк.
Үз фотоларыгыз белән уртаклашыгыз һәм, бәлки, нәкъ менә сезне редакциядән бүләк көтәдер.
Анна БУДКИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев