Җәмгыять

Казанлылар Зур этнографик диктант язды

Казан халкы 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Россия халыкларының мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен сынады

Күпләр чарага милли киемнәрдән килгәннәр иде. Мондый атмосфера Россия халыкларының мәдәни төрлелегенә багышланган диктантка символик мәгънә бирде.

 

Диктант тест форматында үткәрелде. Сорауларның бер өлеше видеоформатта әзерләнгән иде.

 

Бөтен эшне башкаруга 45 минут вакыт бирелде.

Чыганак: Татарстан24


Нет комментариев