Чистайлылар Пристань урманында чаңгы трассасын чистарттылар
Җәмгыять

Чистайлылар Пристань урманында чаңгы трассасын чистарттылар

Кышын без Чистайның пристань урманындагы чаңгы трассасының проблемалары турында язган идек: ул ял итүчеләр сукмагына туры килә, монда чаңгыда шуучыларга һәм саф һава сулап йөрүчеләргә юл биреп тә булмый

Әгәр дә бу хәлләрне күзәтеп бармасаң, проблема тагын да тирәнәячәк: ике яктан да юлга куаклыклар якынаеп килә. Аларны көзгә калдырсаң – кышын юл икеләтә тараячак. Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов трассаны киңәйтү, чистарту өчен өмә булачагы турында белдергәч, моңа нык шатландык.

 

Айрат Рөстәм улы үзе моны түбәндәгечә аңлата:

– Без әлеге трассаны киңәй­тү проектын әзерлибез. Чаңгыларда йөрергә, өлкән­нәргә, шулай ук балалар белән йөрүчеләргә уңайлырак булсын дип тырышабыз. Яктырту буенча проблемалар да күп, аны өстәмә рәвештә дә ясарга кирәк. Башка шәһәрләрнең тәҗрибәләрен өйрәнергә дә кирәк. Дәүләт-шәхси партнерлыгы эшләп килә һәм безгә Чистайда да моның белән акча эшли ала торган инвестор кирәк. Төрле чаралар оештырылсын, рәхәтләнеп чәй эчәргә мөмкинлек булсын, гаиләләр бирегә килеп ял итә алсыннар өчен без чаңгы трассасын инвесторга бирергә әзер. Коммуникацияләр: су, электр да янәшәдә. Алексеевскта чаңгы базасына кадәр җәяү дә барып булмый, машинада барырга кирәк. Ә бездә барысы да янәшәдә.

 

«Индустрия» хезмәткәре Сергей үсемлекләрне мульчага әйләндерә торган тракторда сукмак кырыйларын Америка өрәңгесеннән чистарта.
«Индустрия» хезмәткәре Сергей үсемлекләрне мульчага әйләндерә торган тракторда сукмак кырыйларын Америка өрәңгесеннән чистарта.

Өмәдә махсус җайланмалы трактор белән «Индустрия» предприятиесе хезмәтчәне Сергей дә катнашты. Ул бире­дә төп хезмәтне башкарды. Ул чистартканда, юлны киңәйткәндә, башкалар, алар исәбеннән җиде яшьлек Кирилл да чүп-чар җыйдылар. Төп сукмак та чиста булды диярлек, әмма азрак читкәрәк китсәң, чүп-чарга баткан учас­токлар күзгә ташлана. Беренче күзгә ташланган нәрсәләр – спитрлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр һәм төргәкләр. Ни өчен шулай шешәләрне вак­лыйлар икән? Бу бит бер яисә ике урында гына да түгел. Кешеләр һәм хайваннар өчен күпме куркыныч тудыралар. Ни өчен шулай эшләргә?

Шәһәребездә яшәүче, бу хәлләргә битараф булмаган Светлана сөйләвенчә, җәен пристань урманына кереп тә булмый, черкиләр күп икән. Ул көзен һәм язын биредә саф һавада, март аенда чаңгыда йөри. Светлана биредә әйбер калдыру түгел, киресенчә, башка кешеләрдән калган чүп-чарларны алып китәргә дә тырыша. Әлеге ханым бер җирле мәрхәмәтле кеше турында да сөйләде:

 

– Биредә гаиләсе һәлак булган ир-ат бар. Ул чүпләр өчен капчыклар элә, эскәмияләр, өстәлләр куя. Мин аның турында ишетеп беләм. Кайчан чүп-чар җыям, бервакытта да үз пакетымны аның тулып бетмәгән капчыгына салмыйм. Чөнки аңа болай да ташырга авыр. Иң яхшысы үзем алып барып ташлыйм. Гомумән алганда, паркка саф һавада йөрергә киләсең бит, үзең белән пакетың булганда, иелеп чүпне алсаң, бу зарядка гына ләбаса!

Светлана паркка кергәндә җирдә чүп-чар савытларының аз булуын әйтте, бар кеше дә андый савытларның кайдадыр шул тирәдә тагын да булуларын белми бит. Бу да шулай ук кешеләрнең күңелен төшерергә мөмкин.

Күпләр Чулманга карап торучы бау паркы идеясен хуплыйлар. Ул гади генә, бик кыйммәт тә түгел кебек тоела. Әмма бау паркы аттрацион дип атала.  «Индустрия» предприятиесе белгече Юрий Сарафанников әйтүенчә, аны Мәскәү белән килештерергә кирәк. Тикшереп, карап чыгу исә шактый кыйммәткә төшә.

Светлана һәм Кирилл чүп-чар җыялар.
Светлана һәм Кирилл чүп-чар җыялар.

 

 

Ярты гасырга якын тренер булып эшләгән Анатолий Николаевич Мисолин белән без төшү һәм менү юллары белән чаңгы спорты өчен тиеш булган иң яхшы чаңгы юлы булырдай урыннарны үттек. Хәзер Чистай чаңгычы­ларының тулы көчкә шөгыль­ләнү өчен мөмкин­лекләре юк. Ә бит урманда азрак аскарак төшсәң – анда барлык кирәкле таулар да бар. Хәзергә пристань урманы куаклыклар белән капланган, ауган агачлар белән ябылган, елгага төшү юлында аска таба ишелүләр күзәтелә. Тулысынча чаңгы трассасы булдыру өчен күп көч кирәк әле.


Нет комментариев