Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортында чәкчәк пешерделәр һәм сугышчылар өчен хатлар яздылар
Җәмгыять

Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортында чәкчәк пешерделәр һәм сугышчылар өчен хатлар яздылар

Әзер сыйларны тартмаларга үлчәп төргәкләделәр, ә аның янына ихлас күңелдән язылган хатларны салдылар

Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортында хезмәткәрләрне һәм анда яшәүчеләрне берләштергән акция узды: алар барысы бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бергәләп татар милли ризыгы – чәкчәк пешерделәр.

Оештыручылар сүзләре буенча, бу эшкә алар үзгә бер җылылык белән килделәр: тәм-томның һәр кисәкчеген кайгыртучанлык һәм тынычлыкка өмет белән әзерләделәр. Әзерләнгән сыйларны хатлар белән бергәләп тартмаларга салдылар. Әлеге хатларда – аларны хуплау сүзләре генә түгел, рәхмәт, хөрмәт сүзләре, сәламәтлек һәм тиз арада өйләренә җиңү белән кайтуларын теләү.

«Без сезнең туган йортларыгыздан ерак җирләрдә дә өй җылысын тоюыгызны телибез», – дип билгеләп үттеләр учреждениедә.

Социаль хезмәт күрсәтү йортында ассызыклап үтүләренчә, мондый акцияләр биредә яшәүчеләр өчен бик мөһим: алар үзеңнең изге эшкә катнашуыңны тоярга һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта булучыларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирә.


Нет комментариев