Чистайда А.Шабаев истәлегенә шахмат турниры узды
Спорт

Чистайда А.Шабаев истәлегенә шахмат турниры узды

Ярышларда 87 спортчы катнашты

 «Гимнаст» Чистай спорт мәктәбендә танылган шахмат педагогы Алексей Васильевич Шабаев истәлегенә турнир узды. Быел аңа 80 яшь тулыр иде. Моңардан тыш, бу егерменче юбилей турниры булды.

Иң башта Алексей Василье­вичның энесе Николай Васильевич Шабаев чыгыш ясады. Ул бик җылы итеп үзенең абыйсы, аның шахматтагы уңышлары турында сөйләде, шулай ук рус язучылары һәм галимнәре тормышында шахматның әһәмияте турында искә төшерде.

Без тренер-педагог Илнур Рафик улы Шәмсетдинов белән әңгәмә кордык. Ул Чис­тайда шахмат белән өченче гимназиядә, икенче лицейда һәм Тегермән мәйданында урнашкан «Выбор» үсмерләр клубында шөгыльләнүләрен сөйләде. Әмма аның төп базасы «Гимнаст»мәктәбендә урнашкан. Илнур Рафик улы билгеләп үткәнчә, компьютерлар шахматны тизләттеләр һәм өстәмә мөмкинлекләр тудырдылар:

– Миңа Аксубай районы Татар Майнасы авылыннан бер малай килеп йөрде. Ул авыл Чистайдан 60 километр ераклыкта урнашкан. Ул миндә дә, әмма, нигездә, мөстәкыйль шөгыльләнде. Соңрак спорт мастерлыгына кандидат булды.

Мин тренердан балаларның ни өчен шахмат уйнауларын сорадым. Ул үзләреннән сорарга кушты. Әлеге соравымны А.В.Шабаев истәлегенә турнирда үсмерләр арасында беренче урынны алган Шамил Яһүдинга да бирдем. Ул менә ниләр сөйләде:

– Мин беренче чиратта шахмат уйнап үземә канәгатьлек алам. Мине бирегә әти-әнием китерде һәм мин бу уенны яраттым. Җиңәргә яратам, әмма уйнарга күбрәк тә яратам кебек. Шахматлар логик фикерләүне, хәтерне яхшырта. Мин ярышларга башка шәһәрләргә дә барам, анда дуслар табам, алар белән турнирлардан тыш вакытларда да аралашабыз.

Кызлар арасында Ильвина Әхмәтҗанова җиңде. Алар хәзер Казанда укучы Ирина Наумова белән (Ирина ТР чемпионкасы) республика ярышларында бик яхшы чыгыш ясадылар. Илнур Рафик улы «кызлар» шахматы «егетләрнекеннән» аерылуын әйтте: алар тынычрак, тыйнак­лар, ни дисәң дә, кагыйдә буларак та класс буенча түбәнрәкләр. Егетләрдә уен дәрәҗәсе югарырак, әмма такта артында алар ешрак дәртләнеп, рухланып китәләр. Ә гомумән алганда «хәзер балалар өлкәннәргә караганда профессионалрак, аларның даими рәвештә нинди дә булса турнирлары бара. Шулай итеп, шахматта балалар профессионаллар, ә өлкәннәр – шахмат сөючеләр, чөнки алар сирәк уйныйлар».

Фото: Ярышларда 87 спортчы катнашты
Фото: Ярышларда 87 спортчы катнашты

 

А.В.Шабаев истәлегенә үткә­релгән турнирда ветераннар арасында җиңүчеләрне аерым билгеләп үттеләр. Ул Рөстәм Рәшит улы Сәгыйтов. Абсолют беренче урынны Антон Трифонов яулады. Ул тиз шахматлар буенча Чистайның ир-ат командасына керә. Әлеге команда даими рәвештә чыгыш ясый, шул исәптән республика ярышларында да җиңүләр яулый.


Нет комментариев