Җәмгыять

Татарстан елгаларында томан эчендә алты көймә югалган

Бәхеткә, барлык кешеләрне коткарганнар

Татарстанда узган тәүлектә томан эчендә алты көймә югалган. Вакыйгалар Чулман, Зөя һәм Идел елгаларында килеп чыккан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

 

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, ике судно йөртүче мөстәкыйль рәвештә ярга барып җитә алган. Тагын алты кешегә, шул исәптән ике балага, җирле балыкчылар ярдәм иткән. Ике кешене коткаручылар тапкан. Барлык кешеләр коткарылган.

 

3 ноябрьдә Татарстанда көчле томан аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

 

Коткаручылар һава торышы начарайган очракта суга чыгудан тыелырга кирәклеген искә төшерәләр.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев