Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буш  участокларны һәм биналарны ачыкларга кирәк

28 марттан шәһәрдә һәм районда «Халык инвентаризациясе» җәмәгать акциясе башлана.

– Акциянең максаты – файдаланылмый торган күчемсез милекне хуҗалык әйләнешенә кертү, бу, иң элек, җирле бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыруга китерәчәк, – ди җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова. – Ул ай дәвамында үтәчәк. Бу чорда буш, файдаланылмый, тиешле файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын (җир учас­токларын, биналарны) ачык­лау турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Шулай ук шәһәрдә һәм районда урман массивларын, су саклау зоналарын законсыз файдалануга игътибар юнәлтеләчәк.
Узган ел муниципаль районда шулай ук моңа охшаш акция үтте.
– Ай дәвамында (2017 елның октябрь-ноябрендә) җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына акция буенча ике мөрәҗәгать керде, – диде палатаның баш белгече Марина Бурмакина. – Шулай, Маринин урамы, 45 адресы буенча чис­тайлыдан ташландык йорт турында шалтырату керде. Йортның хуҗалары булуы ачыкланды. Чаралар күрү өчен мәгълүмат тиешле органнарга тапшырылды.
Шулай ук электрон почта буенча палатага Октябрьская урамы, 101 адресы буенча буш җир участогы турында хат керде. Биредә элек аварияле йорт торган, аны сүтеп алганнар. Ачыкланганча, җир участогы ТР Президенты каршындагы Дәүләт резерв фондына тапшырылачак.
Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр акциядә өч ысул белән катнаша алалар. Беренчесе – җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына  5-12-31 һәм 5-03-58 телефоннары буенча шалтыратып, икенчесе – электрон почтага: Pzio.Chist@tatar.ru.  хат язып, өченчесе – Дәүләт муниципаль хезмәтләр сайтында «Халык контроле» бүлегендә, «Халык инвентаризациясе» вкладкасында, «Җир» яки «Биналар» подкатегориясендә онлайн-хәбәрләр режимында таныша алалар.

Олег ЗИННУРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай