Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-аналар патрульләрен кире кайтарырга

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген үтәү буенча актив һәм нәтиҗәле эш алып барыла, шул ук вакытта балигъ булмаганнар һәм яшьләр турында законнарның үтәлешен тәэмин итүгә шактый зур игътибар бирелә. Әлеге күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып үз ата-аналарының балаларын асрауга конституцион хокукларын үтәүгә...

"13 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесендә шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов каршындагы эшче төркемнең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмау мәсьәләләре буенча утырыш узды. Төп мәсьәләләрнең берсе буларак суд приставлары-башкаручылар тарафыннан балаларны карауга алиментлар түләтү турында суд актларын үтәгәндә, шулай ук бурычлыларга карата административ һәм җинаять йогынтысы ясау чараларын кулланганда законнарны үтәү мәсьәләсе каралды. Шушы юнәлештә эш нәтиҗәләре турында- Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең ТР буенча Чистай районара суд приставлары бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы А. Карпов хәбәр итте. Агымдагы елның унбер аенда суд приставлары хезмәтенең Чистай бүлегендә алимент түләүләрен түләтү буенча 1187 башкару производствосы булган, шуларның 601е түләтү белән тәмамланган һәм хезмәт хакыннан тотып калуга җибәрелгән, 27 бурычлы хәзерге вакытта алимент түләмәгән өчен эзләүдә тора. Агымдагы чорда шәһәр прокуратурасы белән берлектә РФ ҖКның 157 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча алимент түләүдән явызларча баш тартучы гражданнарга карата 29 җинаять эше кузгатылган һәм судка җибәрелгән. Барлык эшләр суд тарафыннан каралган, гаепләү хөкеме чыгарылган. Шушы юнәлештә Чистай бүлегенең эше республиканың башка бүлекләренә эшләү өчен үрнәк булып куела.
Муниципаль район территориясендә яшүсмерләр җинаятьчелегенең торышы турында полициянең участок уполномоченные, ОПДН бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Чистай районы буенча ПДН бүлеге начальнигы Л. Әхмәрова хәбәр итте. 2011 елның унбер аенда яшүсмерләр тарафыннан 58 җинаять кылынган, узган ел 85 (җинаятьчелек 31,8 процентка кимегән). Җинаятьтә катнашучылар саны 33 кешегә кимегән (70тән 37 яшүсмергә кадәр). Агымдагы елның унбер аенда яшүсмерләр тарафыннан кылынган 58 җинаятьнең 40ы (69 проценты) укучылар тарафыннан эшләнгән. ТРның 71 нче номерлы законының 3.11 нче маддәсен бозган өчен агымдагы чорда 205 балигъ булмаган китерелгән. "13 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесе һәм "Чистай педагогия көллияте" дәүләт автоном белем бирү учреждениесе администрацияләренә укучылар белән кисәтү эшен җитәрлек дәрәҗәдә оештырмаулары өчен аерым шелтә белдерелгән. Киңәшмәдә ТР Чистай муниципаль районы "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов катнашты, ул шәһәр прокурорының балигъ булмаганнар арасында үткәрелә торган күләмле чараларны үткәрүне тиешенчә оештыру буенча инициативасын хуплады һәм мәктәпләрдә, авыл клубларында күләмле чаралар (дискотекалар) үткәргән вакытта олылар ягыннан контрольнең булмавы проблемасының булуы белән килеште. Ата-аналардан һәм укытучылардан торган патрульләрнең авыл клубларына коллектив чыгу, авыл җирлекләре депутатлары составында яшүсмерләр тарафыннан исерткеч эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллануны булдырмау һәм контрольдә тоту максатында кичке рейдларны кире кайтару кирәклеге мәсьәләсен куйды. Әлеге карарны үтәүне оештыру белем бирү учреждениеләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Чистай муниципаль районы буенча бүлеге белән берлектә муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсенә йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев