Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сабырлык һәм сынау ае

    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

    Газиз дин кардәшләрем! Бүген изге Рамазан ае башланды. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә ("Бәкара" сүрәсе, 183 аять): "Әй, иман китергән кешеләр, сездән алда булган кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә ураза фарыз булды. Әгәр үтәсәгез, шаять, котылу табарсыз" - диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.): "Рәҗәб ае - Аллаһ ае, Шәгъбән ае - минем ай, Рамазан ае - бәндәләр өчен Аллаһтан бүләк итеп бирелгән ай," - диде. Рамазан мөселманнар тарафыннан аеруча хөрмәт ителгән дүрт изге айның берсе.
    Кешеләргә туры юлны күрсәтүче, алар белән җитәкчелек итүче һәм Һидиятне ачык бәян кылучы Коръән Кәрим иңдерелә башлаган Рамазан аенда таза-сау булган һәркем ураза тотсын, ә авыру яисә юлда туры килүчеләр моны башка вакытка кылсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлыкны теләми, диелә бу уңайдан "Бәкара" сүрәсендә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кем бүләк өчен түгел, ә чын күңелдән ышанып ураза тотса, аның элекке гөнаһлары да ярлыканыр,"- диде.
    Уразаны исә көчле ихтыяр белән ниятләргә кирәк. Ниятең гамәлгә ашсын өчен күңел хисләрең, әйткән сүзләрең һәм кылган эшләрең бер булырга тиеш. Әлеге фарыз гамәлне үтәгәндә ният - Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте булырга тиеш. Шулай булганда, Аллаһы Тәгалә ризалыгына да ирешербез, тән әгъзалары да сәламәт булыр, иншәАллаһ.
    Рамазан ае - сынау ае, ризыкның кадерен белә торган ай, ач-ятимнәрнең, фәкыйрьләрнең, тол хатыннарның хәлен белә торган, аларга ярдәм итә торган, туганнарыбыз белән араларыбыз бозылса, алар белән дуслаша торган ай. Шушы изге айның кадерен белик, игелекләр кылырга ашыгыйк.
    Мөселман кардәшләрем, барыгызны да ихлас күңелемнән Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга да сәламәтлек, иминлек, тотасы уразаларыгызның кабул булуын, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телим һәм ай буе район һәм шәһәр мәчетләрендә укылачак тәравих намазларына чакырам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: