Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар Корбан гаетен бәйрәм иттеләр

    Шәһәребезнең үзәк мәчетенә дә башка мәчетләрдәге кебек үк иртән-иртүк халык Корбан гаетенә җыелды. Изге бәйрәм рухы һәркемнең йөзендә чагыла, олысы-кечесе, яше-карты дигәндәй, барысы да шат, бер-берсен котлаулар, тәбрикләүләр. Эчкерсезлектән, самимилектән күңелләр нечкәрә, җаннарга үзгә бер рәхәтлек, җылылык иңә...

    Бәйрәмне үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов изге Коръән сүзләре белән башлап җибәрде. Җылы котлаулардан соң, аның мәгънәви эчтәлекле вәгазе дә бик күпләрне тәэсирләндерде, уйланырга мәҗбүр итте. Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев тә мәчеткә килүчеләрне шәхсән үзе исеменнән һәм муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов исеменнән олуг бәйрәмебез белән котлады, иң изге теләкләрен юллады, бәхет, сәгадәт теләде.
    Гает намазыннан соң мәчеттәгеләр татар мөселман зиратына юл алдылар. Биредә вафат булган әби-бабайлар, әти-әниләр рухына дога кылынды.
    Гадәттәгечә, быел да үзәк мәчет янәшәсендә корбан чалу өчен махсус мәйданчык әзерләнгән иде. Шулай ук сөйләшү буенча корбанга сарыклар да китерелгән. Теләүчеләргә шунда ук аны чалып, эшкәртеп тә бирәләр. Әлеге эшләр бүген һәм иртәгә дә дәвам итә.
    Шунысы куанычлы, корбан чалдыручылар быел узган елга караганда күбрәк. Бу исә халыкның дингә ныграк тартыла башлавын, җәмныятебездә аның әһәмияте, роле нык арта баруын күрсәтә. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, гади көннәрдә дә һәрберебезгә Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле түземле булырга насыйп итсен. Амин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: