Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Бергәләп чиркәү төзибез

Митрополит Анастасий фатихасы белән үзәк район дәваханәсе районында чиркәү төзелә.

2000 елда мин Чистай Выселкасы авылында беренче литургия уздырдым. Бу 18 июньдә дини бәйрәм - Изге Троица көнендә булды. Ул 1931 елда әлеге чиркәүнең башлыгы Михаил атакай Вотяков атып үтерелгән көнгә туры килде. Соңрак аның тормышы турында мәгълүмат җыелды һәм изгеләр рәтенә кертү өчен комиссиягә тапшырылды. Михаил атакай изге дип танылды һәм Россиянең изгеләр соборына кертелде. Аннан соң Чистай хөкемдары Иосаф Удалов та изгеләр рәтенә кертелде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, һәр шәһәрдә дә үзләренең шундый яклаучылары юк. Чиркәү төзүне муниципаль районыбыз башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм аның урынбасары Михаил Ксенофонтов та актив якладылар. Нигезне төзегәндә Фәрит Абдуллин ("Фабула" ширкәте), Рөстәм Идрисов ("Технострой" ширкәте), Алексей Карманов ("Чистопольбетонстрой" ширкәте) ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, төзелеш эшендә Олег Четырчинский ("Востоктайм" ширкәте), Юрий һәм Мария Соковлар ("Партнер" ширкәте), Валерий Зверев ("Фотон" ширкәте), Владимир Зайцев -"Бетар" компаниясе президенты, Михаил Корочкин -"Махсус автоҗиһазлар заводы"ның директорлар советы рәисе, шәхси эшмәкәр Петр Ильдимиров катнаштылар, Гүзәл Гайнуллина (Ленин урамы, 65) кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез. 21 декабрьдә ахырзаман була дигән имеш-мимеш таралды һәм кайбер кешеләр шырпы, тоз сатып алып куйдылар, әмма кулымны йөрәгемә куеп шуны әйтәм, теге дөньяда тоз да, шырпы да кирәкмәячәк. Ә без 23 декабрьдә, иртәнге 8 сәгатьтә Елгачылар поселогы микрорайонында якшәмбе гыйбадәте уздырачакбыз. Шуның өстенә тиздән менә дигән чиркәү ачылачак, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков әлеге төзелешнең инициаторы булып тора.
Чистайлыларны, Сильвестр атакайны һәм аның дин кардәшләрен якынлашып килүче дини бәйрәм - изге Николай Чудотворец бәйрәме белән тәбрик итәм һәм якташларыбыздан үзәк район дәваханәсе районындагы чиркәүне төзүдә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев