Күптән түгел "Вамин-Чистай" фирмасының "Мөслим" бүлекчәсендә агымдагы елның ике ае өчен районның терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды.
Башта семинарда катнашучылар (алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар) хуҗалыкның терлекчелек фермаларын карадылар, терлекләрне асрау, аларны ашату режимы һәм агросәнәгать производствосының башка күрсәткечләре белән таныштылар. Аннан соң авыл Мәдәният йортында терлекчелек тармагын киләчәктә үстерү юллары турында җентекле сөйләшү булды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин игьтибарны шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитлар бирү буенча эшнең начар алып барылуына юнәлтте. 23 авыл җирлегенең бары 7 авыл җирлегендәге 13 фермер гына кредитлар алалар, ә калган уналтысында авыл җирлекләре башлыкларының иң яраткан сүзләре булып "иртәгә" дигән сүз тора. Әлеге авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар кредитлар ала алырлармы - бу әле сорау булып кала. Ай ярымнан районда язгы кыр эшләре башлана, әмма кайбер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр минераль ашламаларга дәүләт тарафыннан бирелә торган чыгымнарны каплау мәсьәләләрен ахыргача җайга салмаганнар, дизель ягулыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе дә ачык кала. Автотрактор паркының тузу проблемасы җитди, кайбер хуҗалыкларда, шулай ук фермерларда биш ел срокка техниканы лизингка бирү мөмкинлегеннән файдалана алалар.
Хакимият башлыгының агромәсьәләләр буенча киңәшчесе М. Миңнебаев гаилә фермаларын оештыру мәсьәләсенә аерым тукталды, чөнки ул хәзер үзе әлеге мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнә. Бөтен районны карап чыкканнан соң, Марс Мәсәлим улы уңай һәм тискәре үрнәкләр дә күрде. Шунысы шатландыра, районда тәҗрибәле белгечләр белән тәэмин ителгән фермалар бар, аларны үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин. Болар-"Кулон" агрофирмасы һәм "Вамин-Чистай" фирмасы. Биредә бөтен шартлар да бар. Бары тик максатчан эшләргә генә кирәк. Шул ук вакытта кимчелекләр дә җитәрлек: "Родник", "Чулпан" һәм кайбер башка хуҗалыклар үз эшләрендә 20-30 ел элек булган технологиядән файдаланалар. Ә прогресс алга китте, әмма кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре хәзергә кадәр сәнәк, резина итек һәм кул хезмәте терлекчелек тармагының аерылгысыз өлеше дип исәплиләр. Белгечләр эшенә дә дәгъвалар күп, мәсәлән, ясалма орлыкландыру, зоотехния исәбе, ветеринария эше буенча. Һәм бу әле белмәүнең, ә еш кына грамоталы эшләргә теләмәүнең бер өлеше генә.
Төп проблема үз срокларын эшләгән терлекчелек биналары. Күпләре инде тузганнар, әмма капиталь ремонт төрендә яңарту әлегә күренми. Бу хәлне тамырдан үзгәртергә, яңа фермалар төзергә кирәк, башка юл юк. Бирегә авыл халкының мәшгульлеген дә кертергә мөмкин, районның 18 торак пунктында җәмәгать терлекчелеге бөтенләй калмаган диярлек, авылда эш юк, шуңа да яшьләрнең авылда калмавына гаҗәпләнергә кирәкми. Моннан чыгу юлы гади - гаилә фермалары оештырырга, ә финанслауда дәүләт ярдәм итәргә әзер. Авыл җирлекләре башлыклары алдына һәр торак пунктта иң башта бер генә гаилә булса да табып,ферма оештырырга дигән бурыч куелды. Безнең авылларда шундый кешеләр бар, әмма аларга җир, кредит алуда ярдәм итәргә кирәк. Якын арада районда ике югары технологияле гаилә фермасы төзү планлаштырыла. Анда производство югары дәрәҗәдә оештырылачак. Фермаларга дәүләт хисабына асфальт һәм су үткәреләчәк, бу авыл өчен аеруча әһәмиятле.
Муниципаль район башлыгы киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Чистай районы агросәнәгать җитештерүе мәсьәләләре буенча, кызганычка каршы, республиканың башка районнарыннан артта кала дип билгеләп үтте. Инвесторлар яхшы эшләгән урында эшләр дә ярыйсы гына бара, ә алар булмаган җирдә авыл җирлекләре башлыклары үз эшләрен күрсәтергә тиешләр. Крестьян яхшы эшләргә генә түгел, ә бәлки үзе өчен файдалы бизнес табарга тиеш, ә бу мәсьәләдә аңа актив ярдәм итәргә кирәк. Моның файдасы да яхшы булачак - үз эшен оештырган авыл халкы табыш, ә җирле власть салым алачак. Моннан соң шундый киңәшмәләрне ай саен үткәрү планлаштырыла.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев