Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Газга алмашка утын килмәсен өчен

    Икътисадның барлык тармакларында энергия байлыкларын саклау программалары тормышка ашырыла.

    Агросәнәгать комплексы да читтә калмады. Чис­тай муниципаль районында 2011-2015 елларга һәм перспективада 2020 елга кадәрге чорга агросәнәгать комплексында энергияне саклау һәм нәтиҗәлелекне арттыру тормышка ашырыла. Программаның максаты булып продукция җитештерүгә энергия чыгымнарын киметү һәм агропроизводствоның нәтиҗәлелеген арттыру, димәк, продукциянең бәясен төшерү һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру тора. Туксанынчы еллар башында тармакны финанслау йомшак булу сәбәпле, авыл халкына яшәү өчен газ урынына утыннан файдаланырга, басуларга тиресне машиналарда түгел, ә дизель ягулыгын янга калдыру өчен, чаналарда чыгару кебек гадәти булмаган юллар эзләргә туры килде. Хәер, кайбер клубларда һәм Мәдәният йортларында электр энергиясен янга калдыру өчен зур шәмнәр куя иделәр. Әлбәттә, хәзер замана башка, әмма энергияне саклау мәсьәләләре көн тәртибеннән төшми. Ничек кенә булмасын, районның агросәнәгать комплексы ягулык-энергетика байлыкларының шактый өлешен куллана. Шулай, мәсәлән, 2009 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 6,2 мең тонна дизель ягулыгы, 568 тонна бензин, 215 тонна май тотылган, 14 миллион кВт/сәг. электр энергиясе һәм 1,2 миллион кубометр газ турында сөйләп торасы да юк. Болар барысы да соңгы нәтиҗәдә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе бәясенә керә. Алга таба болай яшәргә ярамый-бөлгенлеккә төшүләр башлана һәм хуҗалыклар җитәкчеләре нәрсә эшләргә дип уйлана башлыйлар. Энергияне саклау буенча программа рәвешендә ярдәм килә.
    Узган ел программаны тормышка ашыру башланды һәм шунда ук төп юнәлешләр билгеләнде. 2015 елга муниципаль район хуҗалыкларында үсемлекчелектә энергия байлыкларын саклау дәрәҗәсе 80 процентка кадәр үсәргә тиеш, терлекчелектә күп көч таләп итә торган процесс­ларны механикалаштыру өчен 80 процентка заманча технологияләр кертү билгеләнгән. Ягулык, электр энергиясе, газ, су кулланыла торган барлык урыннарда исәпләү приборлары куелырга тиеш.
    Дизель ягулыгын һәм электр энергиясен куллануны киметү төп бурыч булып тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен моны эшләү бик авыр була, әмма игенчелектә һәм терлекчелектә энергияне саклаучы технологияләр кертү юлларын табалар. Шулай, туфрак эшкәртүдә югары җитештерүчән чәчү комплексларын кертү ягулык-майлау материалларына чыгымнарны бермә-бер киметергә ярдәм итте, ә терлекчелек биналарын яңа энергия җиһазлары куеп үзгәртеп кору шулай ук электр энергиясен куллануны бермә-бер киметте. Авыл халкы энергия байлыкларын саклаудагы үзгәрешләрне сизә башлады, алар үзләре дә бу эштә турыдан-туры катнаша башладылар.
    Программа уңышлы тормышка ашсын өчен берничә юнәлеш буенча ныклап эшләргә кирәк. Беркемгә дә сер түгел, безнең районда эре инвесторларда куәтле техника барлыкка килде, әмма шуның белән бергә байлыкларны саклау мәсьәләсе барлыкка килде, чөнки иске техника шулай ук сафта калды. Районда техника паркы, хәер, бөтен республика буенча кебек үк, тузган, шуңа күрә авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы тарафыннан техник модернизацияләү буенча бурычлар куелды, әлеге бурыч энергия байлыкларын саклау программасы кысаларында дәвам итәчәк. Техниканы яңартудан тыш, үсемлекчелектә туфракны минималь эшкәртүдә байлыкларны саклаучы технологияләр кертү буенча чаралар комплексы билгеләнде. Терлекчелектә күп көч таләп итә торган процессларны комплекс­лы механикалаштыру тәэмин итү буенча сак­лаучы технологияләр кертү мәсьәләсе читтә калмады, бу авыл халкының хезмәтен җиңеләйтеп кенә калмыйча, эшләп чыгарыла торган продукциянең бәясен киметәчәк. Программада тагын берничә мөһим өстенлекле юнәлеш бар, алар агросәнәгать производствосын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәкләр. Программаны финанслау бюджет чыганакларыннан гына түгел, ә шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге нигезендә башкарыла.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: