Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дәүләт минераль ашламаларга чыгымнарның берникадәр өлешен каплаячак

    Район басуларында инде ай ярымнан соң язгы кыр эшләре башланачак. Мул уңыш алуның мөһим состав өлеше булып минераль ашламаларны кертү тора. Дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ашламалар сатып алуда чыгымнарны капларга ничек ярдәм итүе турында муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдиновның сөйләвен үтендек.

    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә быелгы ел уңышы өчен сатып алынган минераль ашламалар буенча чыгымнарның берникадәр өлешен каплауга субсидияләр бирү схемасы билгеләнде. Республика буенча әлеге сумма якынча 1 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул уңайдан Чистай районына да шактый өлеш тиячәк.
    Субсидияләр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм фермер хуҗалыкларына 1 гектар чәчү мәйданына 281,81 сумнан биреләчәк, 1 гектар җиргә тәэсир итүче матдәгә күчергәндә үз акчалары хисабына 10 килограммнан ким булмаган минераль ашламалар туплау шартында биреләчәк.
    Беренче һәм икенче категориядәге орлык җитештерү хуҗалыклары өчен лимитны билгеләгәндә шул рәвешчә 1,5 һәм 1,25 арттырылган коэффициент кулланыла.
    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә берничә кирәкле документ: минераль ашламалар кую турында килешү (2011 елның 1 августыннан 2012 елның 1 июненә кадәр), счет-фактура, товар-транспорт документы, түләүне раслаучы түләү йөкләмәсе, министрлык боерыгы белән расланган формада тәэсир итүче матдәдә 10 килограмм туплауны чагылдырган сатып алынган минераль ашламалар өчен чыгымнарның берникадәр өлешен каплауга белешмә-исәп-хисап.
    Идарә югарыда күрсәтелгән документларның дөреслеген тикшерәчәк һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына муниципаль район буенча тиеш булган субсидияләр турында җыелма белешмә-исәп-хисап тәкъдим ителә. Министрлык ТРның Финанслар министрлыгы казначылык департаментында ачылган үзенең шәхси счетыннан территориаль бүлектә ачылган идарәнең шәхси счетларына субсидияләр күчерүне башкара. Биш көн эчендә субсидияләр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең исәп-хисап счетларына күчерелә.
    Шуны әйтәсе килә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә күчерелгән субсидияләр максатчан булып торалар һәм бары минераль ашламалар сатып алуга гына тотылырга тиешләр.
    Субсидияләр бирү өчен өстәмә шартлар булып берничә очрак тора. Болар - сезонлы кыр эшләрен үткәрүгә эш планнарының булуы; чәчү эшләрендә 15 проценттан да артыграк булмаган репродукцияле орлыклар куллану; биш еллык цикл буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә агрохимик тикшерүләр үткәрү; күпьеллык үләннәр структурасында иске чәчүлекләрнең күләме 25 проценттан артырга тиеш түгел. Әлеге шартларны үтәгән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре субсидияне тулысынча алачаклар.
    2011 елда сатып алынган минераль ашламаларга авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә чыгымнарның берникадәр өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча механизм эшли. Әлеге максатларга 430 миллион сум бүлеп бирелә. Субсидияләр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә статистик хисап нигезендә 1 гектар чәчү мәйданына 150 сум исәбеннән бирелә, үз акчалары хисабына тәэсир итүче матдәгә күчергәндә 1 гектар җиргә 5 килограммнан ким булмаган минераль ашламалар туплау шартында. Югарыда әйтеп үтелгән документлар кирәк, бары сатып алынган минераль ашламалар өчен чыгымнарның берникадәр өлешен каплауга белешмә-исәп-хисапта тәэсир итүче матдәдә 10 килограмм түгел, ә 5 килограмм дип язылган булырга тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: