Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мошенниклар бөтендөнья челтәре аша эш итәләр
Явызларча эш итүчеләр Интернетта мошенниклык гамәлләре кылу өчен бушлай игъланнар сайтларын инде күптән яратып өлгерделәр.
-
Мошенниклар иске кәсепләренә керештеләр
Гыйнварның бер кичендә, уннар тирәсендә бер фатирда стационар телефон шалтырый.
-
Ышаныч кәгазьләре башка кирәкмәячәк
Хуҗасы булмаганда автомобиль белән идарә итү өчен бирелә торган ышаныч кәгазьләре башка кирәкмәячәк. Тиешле нормалар РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 12 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 1156 нчы номерлы карары белән ныгытылган.
-
“Сыра? Ә сиңа ничә яшь?”
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре мәгариф идарәсе, "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре белән бергә 20сеннән 30 ноябрьгә кадәр сәүдә нокталарында яшүсмерләргә алкоголь продукциясен сатуны ачыклау һәм кисәтү буенча максатчан чаралар уздырдылар. Аларның берсендә (рейд эш көне азагында булды) без дә катнаштык.
-
Производстводагы бәхетсезлек очрагы тикшерелде
Сентябрь аенда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесенең, ТР Чистай муниципаль районы буенча күзәтү бүлегеннән кергән производствода эшче Е. Федотов белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турындагы хәбәр уңаеннан шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәхси эшмәкәр Е. Колсановның хезмәт законнарын ничек үтәвен тикшерде.
-
Күп балалы аталар файдасына
"Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы - күп балалы гаиләдә бердәнбер туендыручы, кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләүче аталарны эштән чыгаруны тыючы закон Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.
-
Мошенниклар үзләрен полицейскийлар дип таныштырганнар
Бер атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү частенда 3 мошенниклык факты теркәлгән.
-
Чүплекләр бетерелде
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан Чистай муниципаль районының авыл җирлекләре территорияләрендә халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә федераль законның үтәлүенә тикшерү үткәрелде.
-
21 томлык җинаять эше
Ел ярым җинаятьчеләр төркеме фатирларда урлашулар кылып шәһәрне интектерде. Җәй көне шәһәрлеләр ял көннәрендә бакчаларына китә, ә кайткан җирләренә җимерелгән йозаклар, ачык ишекләр көтә. Каракларны бер хатын-кыз ярдәмендә тоткарлый алдылар.
-
Укытучының акча янчыгын урлаган
Гомуми белем бирү учреждениеләренең берсендә укучы чишенү бүлмәсендә яшерен рәвештә акча һәм документлар салынган яньчекне урлаган.
-
Уен салоннары ябылды
Бер төн эчендә шәһәребездә эшләп килгән, легаль булмаган, ике уен салоны ябылды.
-
Прокуратура кулланучылар хокукын яклады
ПМК микрорайонында яшүчеләр дәгъвасы буенча шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәхси эшмәкәр А.Ф.Кәримовныкы булган "Мясная лавка" азык-төлек кибетендә кулланучылар хокукын яклау турындагы Федераль законны үтәүгә тикшерү уздырылды.
-
Өенә мошенник килгән
Өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә килгән таныш булмаган кеше үзен почта хезмәткәре дип таныткан.
-
Яла ягу һәм мыскыллау турындагы закон үзгәрде
"Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы 2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 420 нче номерлы Федераль закон тарафыннан Россия Федерациясенең җинаять законында чираттагы либеральләштерү үткәрелде.
-
Алар эзләүдә булганнар
Җинаять кылган өчен эзләүдә булган ике кеше тоткарланган.