Чистайда күршесенең башына шешә белән суккан ир-атка 10 тәүлеккә кулга алу җәзасы бирелде
Кеше һәм закон

Чистайда күршесенең башына шешә белән суккан ир-атка 10 тәүлеккә кулга алу җәзасы бирелде

Суд утырышында ир-ат үзенең гаебен таныды һәм үкенүен белдерде

Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы көнкүрештә килеп чыккан бәхәстә күршесенең башына шешә белән суккан җирле кешегә карата административ хокук бозу эше турында карар чыгарды.

Суд утырышында ачыкланганча, әлеге хәл 2026 елның 13 июнендә төнлә килеп чыккан. Ир-ат үзенең яшәү урынында була, исерек хәлдә бәхәс вакытында күршесенең башына буш шешә белән суга.

- Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсе буенча, С. ның баш түбәсенең сул ягында ярага охшаган җәрәхәт теркәлгән. Әлеге җәрәхәт җинаять җаваплылыгына тартырлык дәрәҗәдә сәламәтлеккә зыян китермәгән, шуңа күрә әлеге эш административ маддә буенча гына квалификацияләнә, дип хәбәр итә 1нче суд участогының матбугат хезмәте.

Суд утырышында хокук бозучы үзенең гаебен таныды һәм үкенүен белдерде. Ул үзенең ул вакытта исерек булуына, ә бәхәснең көнкүреш нигезендә килеп чыгуына ачыклык кертте.

 

Суд аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу җәзасын билгеләде.

Карар закон көченә кермәде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев