Чистайлыга хатынына үтерү белән янаганы өчен 200 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде һәм зыян күрүчедән гафу үтенде
Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы үтерү белән янауда гаепле дип табылган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта суд участогы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суд тикшерүе барышында бу хәлнең 2026 елның маенда булганлыгы ачыкланган. Кичке вакытта исерек хәлдә булган гаепләнүче Байдуков урамындагы торак йортта хатыны белән ачуланышкач, өйалдында яткан балтаны алган һәм хатыны булган йокы бүлмәсенә кергән. Ир кеше, хатын-кызга кизәнеп, «Үтерәм сине!», – дип кычкырган.
Зыян күрүче, тормыш иптәшенең агрессив халәтен, аның физик өстенлеген һәм кулында балта булуын исәпкә алып, иренең янауларны тормышка ашырачагыннан курыккан. Үзенең тормышы һәм сәламәтлеге, шулай ук аның белән булган балигъ булмаган балаларының иминлеге өчен куркып, хатын-кыз йокы бүлмәсе тәрәзәсеннән урамга сикереп чыгып качарга мәҗбүр булган.
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде һәм зыян күрүчедән гафу үтенде.
Суд ир-атның гамәлләрен Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 119нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләде һәм 200 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм билгеләнгән тәртиптә шикаять ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев