Кеше һәм закон

Чистайлы Казандагы теракт өчен 12,5 елга хөкем ителде

Үзәк округ хәрби суды Чистайда яшәүче 52 яшьлек хатын-кызга унике ел ярым гомуми режимлы колония билгеләде. Хөкем карары теракт турындагы эш буенча чыгарылган

Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, билгесез кешеләр хатын-кызны террорчылык акты кылырга этәргән. Җинаятьчеләр Татарстанда яшәүче хатын-кыз белән мессенджер аша элемтәгә кереп, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алар аны банктан кредит алырга һәм күрсәтелгән счетларга акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр. Аннары аңа бу акчаларның Украина Кораллы Көчләрен финанслауга китүен хәбәр иткәннәр.

 

Шуннан соң җинаятьчеләр хатын-кызны җинаять җаваплылыгына тарту белән куркытып, аны Казандагы административ бинага ут төртергә күндергәннәр. Хатын-кыз җинаятьчеләрнең күрсәтмәләре буенча яндыргыч җайланманы үзе ясаган һәм аны Казандагы административ бинага ут төртү өчен кулланган. Судта каралган эш нәтиҗәсендә аңа 12,5 ел гомуми режимлы колония билгеләнгән.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев