Чистай районының 400дән артык укучысы «Физмат-алгарыш» фестивалендә катнашты
Мәгариф

Чистай районының 400дән артык укучысы «Физмат-алгарыш» фестивалендә катнашты

Фестиваль Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында узды

Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында «Физмат- алгарыш» исемле фестиваль, ягъни төгәл фәннәргә гашыйклар бәйрәме узды. Чистай районының 400 дән артык 5-11 сыйныф укучысы физика һәм математика фәннәре дөньясына чумды.

«Без үзебезнең техникум диварларында «Физмат- алгарыш» проектын сәламләвебезгә бик шат. Математика – фундаменталь фәннәрнең берсе һәм мин бүгенге чара студентларга, укытучыларга файдалы булыр һәм Чистай районында математика фәненнән белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрер дип ышанам», – дип фестивальдә катнашучыларны сәламләде техникум директоры Евгений Назаров.

Фестивальнең төп үзенчәлеге – кече яшьтәгеләрдән өлкәннәргә «эстафетаны тапшыру». Студентлар үзләре интерактив станцияләрнең кураторлары булдылар: үз мисалларында фәнгә юл чын-чынлап кызыклы һәм җиңә алырлык булуын күрсәттеләр.

Программа бик бай иде: фәнни-популяр лекцияләр, экспериментлар белән практик станцияләр һәм баш миенә штурм, анда физика һәм математика турында бар белгәннәреңне искә төшерү һәм күрше командадан нәрсәдер карый алу.

Педагоглар да бер читтә калмады, «Физмат-алгарыш» проектында катнашучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар, методик табышлар тикшерделәр һәм алдагы дәресләрдә кулланырга мөмкин булган идеяләр белән уртаклаштылар.

«Формулалар һәм экспериментлар арасында үткәрелгән көн студентлар өчен мавыгу гына түгел, ә аңлы рәвештә киләчәк һөнәреңә адым да», – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы фотолары


Нет комментариев