Җәмгыять

«Ел эшмәкәре – 2026» премиясе: Татарстанда гаризалар кабул итү башланды

Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр премия платформасында кабул ителә

Татарстан эшмәкәрләре 2026 ел нәтиҗәләре буенча «Ел эшмәкәре» бөтенроссия премиясендә катнаша алачак.

 

Анда үзмәшгульләрдән алып эре предприятиеләргә кадәр катнашырга мөмкин. Премия 38 номинация буенча үткәрелә. Быел алар исәбенә «Пилотсыз системалар», «Традицион һөнәрчелек», «СВОй бизнес», «Автобизнес», «Креатив индустрия», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Эчке туризмны үстерү» кергән.

 

Шулай ук гадәттәгечә «Ел ачышы» һәм «Йөрәктән бизнес» махсус номинацияләр дә каралган. Беренчесен жюри әгъзалары тәкъдиме буенча билгелиләр, ә икенчесе күчмә бүләк булып тора һәм ел саен яңа җиңүче шәһәренә тапшырыла.

 

Җиңүчеләрне тәҗрибәле эшмәкәрләрдән торган бәйсез жюри бәяли. Компанияләрне алты индекс: икътисади үсеш, танылу, инновацияләр, сату нәтиҗәлелеге, социаль җаваплылык һәм идарә компетенцияләре буенча чагыштыралар. Мондый алым төрле масштабтагы предприятиеләрне бәяләргә мөмкинлек бирә.

 

Конкурс нәтиҗәләре 2027 елның маенда тантаналы чарада катнашучы компанияләрнең еллык хисапларын анализлаганнан соң игълан ителәчәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев