Чистай районында торак йортта янгын чыккан
Җәмгыять

Чистай районында торак йортта янгын чыккан

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана

Узган атнада Чистай районында торак йортта янгын чыккан. Әлеге хәл турында мәгълүматны муниципаль район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегендә җиткерделәр. Янгын 18 октябрь кичендә чыккан.

 

– Янгын шәһәрдә, Советская урамындагы торак йортларның берсендә булды. Янгын сүндерүчеләр урынга барганда бер түбә астында булган каралты-кура һәм йорт түбәсе яна торган булган. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәбе ачыклана, – дип хәбәр итте бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

 

Күзәтчелек ведомствосында чираттагы тапкыр чистайлыларга сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.


Нет комментариев