15 гыйнварда Чистай районара тикшерү бүлеге оешуга бер ел тулды.
Ул Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе составына керә. Иң элек, 2007 елның 7 сентябреннән ул РФ прокуратурасы каршында Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеге буларак эшләде һәм җиде районга хезмәт күрсәтте. 2009 елның уртасында, Нурлат районара тикшерү бүлеге барлыкка килгәннән соң, хезмәт күрсәтү зонасында биш район - Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Әлки, Спасс районнары калды. Бүгенге көнгә кадәр анда безнең хезмәткәрләребез эш алып баралар.
Хәзерге вакытта бүлек белән юстиция капитаны Марат Галиханов җитәкчелек итә, яшь булуына карамастан, аның инде хокук саклау органнарында шактый эш тәҗрибәсе бар. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Марат Фәйзерахман улы Бөгелмә шәһәр прокуратурасында, Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасында өлкән тикшерүче, эчке эшләр бүлеге буенча тикшерүче һәм Зареченский районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара. Узган елның маеннан Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеген җитәкли.
Коллективта 12 кеше хезмәт итә, барлык хезмәткәрләрнең югары квалификациясе бар. Тикшерү бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше булып Россия тикшерү комитеты тикшерүчеләре тикшерүендә булган җинаятьләрне тикшерү тора. Болар - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр турындагы җинаять эшләрен, ришвәтчелек юнәлешендәге һәм салым җинаятьләрен, депутатлар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кылган җинаятьләрне, хезмәт хакы түләмәүгә, производство имгәнүләре алуга бәйле җинаятьләрне тикшерү. 2012 елның 1 гыйнварыннан балигъ булмаганнар тарафыннан һәм аларга карата кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр турындагы җинаять эшләрен тикшерү шулай ук Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә йөкләнде.
Узган ел бүлек тикшерүчеләре тарафыннан судка 128 җинаять эше җибәрелгән, аларның барысы буенча гаепләү хөкеме чыгарылган. Шулай ук элек кылынган алты җинаять ачылган. Җинаятьләрне булдырмау буенча да зур эш алып барыла. Бүлек тикшерүчеләре карауга керткән тәкъдимнәрне карау нәтиҗәсендә 95 зат дисциплинар җавапка тартылган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләрне ачу, кисәтү һәм булдырмау. Күрсәтелгән категориядәге җинаять эшләре "Верхнеколчуринск авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгына, шулай ук Әлки районы Советы депутаты Чернов А.га, "Җылы өй" СПДП ГБУ директоры Князева Н.га, ТР Чистай эчке эшләр бүлегенең криминаль милициясе линиясе буенча оператив-эзләү бүлегенең элеккеге начальнигы Шаров В.га карата җинаять эшләре судка җибәрелә. Кызганычка каршы, шундый гамәлләр көндәлек тормышта урын алган һәм хәзерге вакытта тикшерүчеләр производствосында шундый категориядәге өч җинаять эше тора.
Барлык хезмәткәрләрнең намуслы, нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте ярдәмендә Чистай районара тикшерү бүлеге ике ел дәвамында ранжир күрсәткечләр таблицасында алдынгы позициядә тора. 2009 һәм 2010 еллардагы эш йомгаклары буенча ул беренче урыннарны алды һәм ТРның иң яхшы бүлеге дигән исемгә лаек булды. Һөнәри конкурслар нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрнең шактый өлеше иң яхшылар дип табылдылар. Узган ел йомгаклары буенча Чистай районара тикшерү бүлеге шулай ук республика буенча беренче урында тора. Болар барысы да шәхси составның хезмәте ярдәмендә мөмкин була. Аларның барысына да рәхмәт белдереп, тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Галиханов һәр хезмәткәрнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы уртак эшкә керткән өлешенең бәһасе зур дип билгеләп үтә.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, тикшерү эше һәрвакытта да нәкъ менә шәхескә каршы һәм дәүләт мәнфәгатьләрен бозуга юнәлдерелгән җинаятьләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан бәяләнә. Үз чиратында тикшерү бүлеге коллективы җинаять-суд производствосы турындагы законнарны тайпылышсыз үтәү, башлангыч тикшерү производствосы вакытында законлылыкны тәэмин итү, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклау буенча куелган бурычларны үтәүгә бөтен көчен куя.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев