Гомуми белем бирү учреждениеләренең берсендә укучы чишенү бүлмәсендә яшерен рәвештә акча һәм документлар салынган яньчекне урлаган.
Ул укытучыныкы булган. Хәзерге вакытта балигъ булмаган каракны һәм аның ата-анасын җавапка тарту турындагы мәсьәлә хәл ителә. Полициянең участок уполномоченныйлары Луч поселыгындагы йортларның берсендә булган урлауны ачканнар. Бу җинаятьне 31 яшьлек ир-ат кылган.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частенда узган атнада җинаятьләр турында 33 хәбәр теркәлгән, шуның җидесе урлашулар турында.
Нет комментариев