Чистай районында бер атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 3 кеше җәза алды
Кеше һәм закон

Чистай районында бер атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 3 кеше җәза алды

2026 елның 19 октябреннән 23енә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче, 3нче өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турындагы 3 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 22 сентябрендә чыгарылган карары белән Пенкин С.Ю., 2026 елның 8 октябрендә чыгарылган карары белән Каюмов И.Н. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганнары өчен җаваплылыкка тартылдылар, һәркайсы 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аларга 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды;

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 12 октябрендә кабул ителгән карары белән Гайфетдинов А.Ф. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, аңа 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнде.


Нет комментариев