Чистай пенсионеры арзан бәягә балык сатып алам дип алтын муенсасыннан колак каккан
Кеше һәм закон

Чистай пенсионеры арзан бәягә балык сатып алам дип алтын муенсасыннан колак каккан

Китерелгән зыян 100 мең сум тәшкил итә

Чистай районында  полицейскийлар  өлкән яшьтәге чистайлыга  карата мошенниклыкта  шикләнелүче  ир-атны тоткарладылар. Бу хакта  Россия эчке эшләр министрлыгының  Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кизү бүлегенә 94 яшьлек  чистайлы мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә,  урамда аңа  таныш булмаган кеше кызыл балык сатып алырга тәкъдим иткән. Пенсионер ризалаша һәм аны өенә чакыра. Ә теге кеше балык өчен дип аның алтын муенсасын  ала.   Күпмедер вакыт узгач, чистайлы  үзенең  алдакчы корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Зыянны ул 100 мең сумга бәяли.

Оператив-эзләү чаралары барышында  җинаятьчеләрне эзләү бүлеге  хезмәткәрләре  шикләнелүченең шәхесен ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. Ул 31 яшьлек Волгоград кешесе булып чыга.

Тоткарланучыга карата РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы  «Мошенниклык» матдәсе буенча җинаять эше ачылган.

Полиция хезмәткәрләре товарлар яисә төрле хезмәт күрсәтүне тәкъдим итүче  таныш булмаган кешеләр белән  аралашканда сак булырга, өйгә таныш булмаган кешеләрне кертмәскә  чакыра.


Нет комментариев