Кызыл Ялан авылы мәктәбендә 1991-2003 елларда директор булып эшләгән, яшь буынны тәрбияләүдә бар тырышлыгын куйган Айрат Әхмәтовка 60 яшь
Үз алдыңа олы бер максат куеп, шул максатка ирешү юлларын эзләп, очраган каршылыкларны җиңә барып, һәряктан камилләшеп яшәргә омтылу-сабый чактан ук безнең күңелләргә, җанга иңдерелә. Язмам герое Айрат Әхмәтов та әнә шушы максатны җилкән итеп алып, аны тормышка ашыруда киртә-авырлыкларны кыю, фидакарьләрчә үткән шәхес. Аның тормыш һәм хезмәт юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та, горурланырлык та...
Хыялларны канат итеп...
Борчаклы кулмэк кигән кыз белән бер егет каршыбыздагы йортның капка төбендә утырганнарын күреп алдым да, яннарына барып сөйләшергә булдым. Әлеге чибәр пар безнең авыл мәктәбенә эшкә җибәрелгән яшь укытучылар булып чыктылар. Аларны чемоданнары белән авыл советы рәисе Сәкинә Гыймадиева һәм авылыбызның бригадиры Рамил Мөэминов буш йортның ишек йозагын ватып кертеп калдырганнар икән.
Айрат 1966 елда Алексеевск районының Урта Тигәнәле авылында дөньяга килгән. Гаиләдә бишенче, көтеп алынган ир бала булып туган. Апалары, җизнәсе укытучылар. Шул ук авылның урта мәктәбен тәмамлагач апалары юлыннан китеп, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергән. Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгән. Футбол, баскетбол, хоккей буенча зона ярышларына йөргән. Институтның ике курсын тәмамлагач, аны армия сафларына алганнар. Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә ике ел хезмәт итеп кайткан. Институтны 1990 елда уңышлы тәмамлап үз районнарының Мурышко авылы мәктәбенә директор итеп җибәрелгән. Шушы мәктәптә Алабуга дәүләт педагогия институтының шулай ук физика-математика факультетын тәмамлап, өченче елын зшләүче Мәдинә исемле укытучы кыз да була. Бер ел эшләү дәвамында яшьләр бер-берсен якын итеп, очрашып йөриләр, гаилә төзү турында карар кылалар һәм 1991 елның июнендә туй ясыйлар. Айратны Чистай РОНОсы Кызыл Ялан мәктәбенә директор итеп эшкә чакыра. Авылыбызга уңай карашта булган Айратның туганы, Чистай мәдәният бүлеге мөдире Рафик Әхмәтов та аларның шушы карарын хуплый.
Минем әти-әнием күршебезгә килгән яшь гаиләгә беренчеләрдән булып ярдәм иткәннәр. Кирәк-яраклар керткәннәр, авылдашлар белән таныштырганнар.
Хезмәттә чыныгулар
25 яшьлек директор шушы кыска вакыт эчендә укытучылар коллективын туплап уку елын башлап җибәрә. Тора-бара авылыбызга белемле кызлар килен булып киләләр. Егетләребезнең авылда төпләнеп калу сәбәбе дә мәктәптә эш булудыр. Директор башта ук Чистай педагогия училищесын бетереп килгән кызларга югары белем алуны максат итеп куйган. Шулай итеп, барлык фәннәр буенча да штат тупланган, хәтта баян буенча музыка укытучысы да булган, балалар курайда уйнарга өйрәнгәннәр.
1992 елда Әхмәтовларның беренче шатлыклары-кызлары Альбина туа. Балага дүрт айлык вакытта аларны торган йортларыннан чыгаралар. Икәү генә гомер кичерүче Ислам абый белән Рәйсә апа Гыйниятуллиннар бу хәлне ишетеп алалар һәм гаиләне үзләренә алып китәләр. Шулай итеп алар бергәләп ике ел яшиләр. Көннәрдән бер көнне Ислам абыйларның Үзбәкстан якларында яшәүче туганнары кунакка кайтып төшәләр һәм алар зур гаиләләре белән күченеп кайтырга теләкләрен белдерәләр.
Шулай итеп, яшь гаилә яшәү өчен уңайлыклары булмаган мәктәпнең бер бүлмәсенә күченә. Бераздан Чистайга китеп урнашкан Фәтхетдиновларның рөхсәте белән аларның буш йортларында яши башлыйлар.
Үз-үзенә нык ышанган, аралашучан, оптимист яшь директор яңа оешкан укытучылар коллективы белән бергәләп бөтен көчен, тырышлыгын куеп хезмәт иткән. Күрсәткечләр буенча мәктәп алдынгы рәттә булган. Укыту ике сменада алып барылган. Укытучылар читтән торып югары белем алганнар, балалар үстергәннәр, төрле чараларда катнашканнар. Күп кенә балалар конкурсларда, спорт ярышларында, олимпиадаларда призлы урыннар алганнар, җәйге лагерьларда ял иткәннәр. «Хуҗалар тавы» на экскурсиягә дә барганнар. Пешекчеләр балаларга тәмле ашлар әзерләп ашатканнар. Яшелчәләрне балалар үзләре үстергәннәр. Соңрак завхоз штаты бирелгән. Мәктәп кырыйларынагы коймаларга ремонт ясалган. Иң мөһиме эш дәверендә остазларның, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларына, аны аңлауларына рәхмәтле ул.
Сүз уңаеннан, быел 1 сентябрьдә Кызыл Ялан тулы булмаган урта мәктәбе ачылуга 35 ел булды. 1991 елдан 2006 елга кадәр 1-9 сыйныф укучылары авылыбыз мәктәбендә белем алдылар.
Сынауларга бирешмичә
Закон буенча яшь белгечләргә яшәү урыны бирелергә тиеш булса да, бик ашыкмаганнар шул. Ниһаять РОНО министрлык аша йорт төзер өчен аз-азлап кына акча табыштыра башлаган. Торган йортларына каршы гына урында төзелеш эше башланып китә. 1997 елның язында аларның икенче кызлары Айсылу дөньяга аваз салган. Сигез елдан соң гына аларга яңа өй туе уздыру насыйп булган.
Тормыш ак һәм кара буйлардан тора бит ул. 2001 елда Айрат Абдулла улы җыештыру эшләре вакытында биектән егылып бик авыр дәрәҗәдә имгәнү ала. Савыгу бик тиз генә булмый...
2003 елда Әхмәтовлар үз районнарына кайтып китәләр. Барлык күрше-күлән аларны озатып калалар. Эш дәверендә ярдәмгә килгән, акыллы киңәшләрен, кирәк булганда транспортын биргән, кунак иткән авылыбызның бик күп кешеләренә алар бик рәхмәтлеләр. Айрат Абдулла улының хәтере шуның кадәр яхшы, ул укыткан укучыларының исемнәрен, кайсы елда укып чыкканнарын барысын да хәтерли.
Үз районнарында да Мәдинә Хамзә кызы белән укытучы булып эшләгәннәр. Айрат Абдулла улының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, диплом-сертификатлары бихисап, санап бетерерлек түгел. 2021 елда «Ел укытучысы» исемен алган. Математика һәм информатиканы да укыткан. Кызлары Альбина белән Айсылу мәктәптә яхшы укыганнар, икесе дә шигырь конкурсында Казанда 1-2нче урын алганнар. Альбина 10 сыйныфтан соң читтән торып Алабуга культура-агарту училищесының китапханә бүлеген бетергән. Альбинаны Рәйсә апа гарәпчә укырга өйрәткән. Ул дини китаплар укый. Биш намазын калдырмый, вәгазьләр сөйли. Коръәнне инде берничә мәртәбә укып чыккан. Айсылу КФУ ны тәмамлап татар һәм инглиз телләре белгечлеген алган. Казанның Заман гимназиясендә укыта. Гаделша авылы имам-хатыйбы Ирек хәзрәтнең улы Инсафка кияүгә чыккан. Инсаф та дин юлын сайлаган. Ул мәдрәсәдә белем алган. Ике кыз Сәидә белән Зәйнәпне үстерәләр.
Мәдинә Хамзә кызы искиткеч тыныч, сабыр холыклы, мөләем, гитарада уйный, матур гөлләр, чәчәкләр үстерә, аш-су остасы. Аны укучылары бик хөрмәт итәләр. Бер сыйныфында сигез укучының җидесе төрле милләттән булган. Альбина әнисенә дә Коръән серләрен өйрәткән. Ул намаз укый, ураза тота. 10 сентябрьдә аның да 60 яшьлек юбилее булып узган.
Ислам абый белән Рәйсә апаны алар ташламаганнар. Сабантуйларга алып барганнар. Ислам абый аларны шатланып каршы алган һәм елап озата торган булган. Ул 2016 елда бакыйлыкка күчте. Кызлар әби-бабай дип эндәшәләр. «Без Яланда тудык, безнең анда туганнарыбыз яши» дияләр икән. Хәзер дә Айрат белән Мәдинә кунакларга йөрешеп булышып яшиләр. Рәйсә апаны аның сеңелесе Рәшидә апа белән бик еш кунакка алып баралар. Гаделшагә дә кодалары чакырып торалар икән. Шулай итеп авылыбызның ак әбисе Рәйсә апага оныклар гына түгел оныкчыклар да сөяргә насыйп булган.
Язмам ахырында бар гомерен балаларга багышлаган Айрат Әхмәтовка һәм аның гаиләсенә ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телим. Яныгызда һәрвакыт туганнарның кадере, дусларның ихтирамы, якыннарның мәхәббәте булсын!
Зөлфия Садыйкова
Нет комментариев