Хатын-кызларның сәламәтлеген сакларга
Җәмгыять

Хатын-кызларның сәламәтлеген сакларга

Чистай үзәк район дәваханәсенең гинекология бүлегендә кулланыла торган яңа дәвалау ысуллары турында сөйлибез.

 

Чистай үзәк район дәваханәсенең гинекология бүлеге – ул үз эшенең осталарыннан торган бердәм коллектив, аның төп бурычы – хатын-кызларның сәламәтлеген саклау. Бүлектә тәҗрибәле белгечләр: бүлек мөдире, теләсә нинди гинекологик проблемасы булган хатын-кызларны дәвалау буенча тәҗрибәле, югары категорияле табиб Вячеслав Карташов һәм ординатор, Мәскәүнең гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәгендә практика узган дипломлы белгеч Елена Федотова эшли.

Гинекология бүлегендәге үзгәрешләр, гинекологик авыруларны дәвалауның һәм кисәтүнең заманча ысуллары турында без Елена Александровна белән сөйләштек.

– Технологияләр чорында медицина да бер урында тормый. Соңгы вакытта гинекология бүлегендә нинди үзгәрешләр барлыкка килде?

– Медицина зур тизлек белән үсә. Без дә артта калмыйбыз. Хәзерге вакытта гинекологиянең төп юнәлеше минималь катнашудан максималь нәтиҗәлелек. Ягъни сүз операцияләр турында бара икән, хатын-кызны минималь җәрәхәтләп яки бөтенләй җәрәхәтләмичә кирәкле гамәлләрне башкару. Операцияне табигый тишекләр аша да ясарга, мәсәлән, аналыктагы тайпылышларны гистероскоп ярдәмендә дәваларга мөмкин. Хәзер гинекология – медицинаның нәфис өлкәсе.

– Бу юнәлешләр турында тулырак сөйләгез әле?

– Безнең бүлек нәкъ менә шул юнәлештә үсә. Без лапароскопик (корсактагы кечкенә тишекләр аша) һәм гистероскопик операцияләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Нигездә, бу хатын-кызларның җенес органнарының зарарсыз шешләре (аналык миомасы, аналык бизләрендә кисталар), эндометриоз, балага узмау буенча операцияләр. Табиблар үзләренең квалификацияләрен, һөнәри дәрәҗәсен даими күтәрәләр, белемнәр үзләштерәләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Быел бала тудыру йортының гинекология бүлеге базасында КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире тарафыннан лапароскопия һәм гистероскопия буенча мастер-класс үткәрелде. Безнең бүлек интим зонада реконструктив пластик операцияләрдә махсуслаша.

Сер түгел, хәзерге вакытта кесарев кисеме санын киметү алгы планда тора, димәк, баланы табигый тудыру арту белән җенес органнарының ертылу һәм җәрәхәтләнү ешлыгы арта. Аналык муентыгында дөрес төзәлмәгән яраны вакытында төзәтү – алга таба аналыкның төшүе һәм чыгуы, җенес органнары ялкынсынуларын кисәтүнең, шулай ук җенси тормыш сыйфатын яхшыртуның мөһим юнәлеше булып тора. Бу турыда гинекологка сөйләргә оялмаска кирәк, бу оят түгел. Хатын-кызның барысы да матур булырга тиеш.

– Сезнең пациентлар кемнәр?

– Теләсә кайсы яшь категориясендәге хатын-кызлар. Без операция ясау белән генә шөгыльләнмибез. Бездә нинди дә булса гинекологик авырулары булган йөклелеге 22 атнага кадәрге хатын-кызлар дәвалана. Безгә җенси юллардан кан китү белән мөрәҗәгать итәләр. Бүлектә теләсә кайсы яшьтәге хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Без төрле гинекологик тайпылышларны ачыклау һәм дәвалау белән шөгыльләнәбез.

– Хатын-кызларның сәламәтлеге начарланамы?

– Барысы да хатын-кызның үзенә, аның максатларына, тормыш позициясенә бәйле. Ни кызганыч, күпләр профилактика турында оныталар, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнәләр, профилактик тикшерүләрне һәм диспансерлаштыруны үтмиләр. Бу сәламәтлек торышын начарлата.

– Яшьләрнең сәламәтлеге торышы ничегрәк?

– Ни кызганыч, бик яхшы түгел. Күпчелек кызлар авырту белән мөрәҗәгать итәләр, менструаль цикллары белән проблемалары бар. Бу сорау медицинага караганда күбрәк социаль. Әгәр кеше сыйфатлы ашамаса, көн режимын көйләмәсә, йокысын туйдырмаса, гомумән, кеше үзе теләмәсә, аңа ярдәм итеп булмый.

– 40 яшьтән соң хатын-кызның сәламәтлеге кискен начарлана. Бу шулаймы?

– Хәзерге критерийлар 45 яшьтән арткач. Әйе, бу шулай. Бу яшь категориясендә иң күп проблемалар гинекологик профильдә генә түгел. Шуңа күрә диспансерлаштыруны да 40 яшьтән узгач актив башлыйлар. 45 яшьтән соң хатын-кызларда яман шеш авырулары үсеше куркынычы аеруча зур. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү һәрвакыт җиңелрәк.

– 45 яшьтән соң хатын-кызларга гинекологка елына ничә тапкыр

күренергә кирәк?

– Әгәр берни дә борчымый икән, онкоцитологиягә анализны елына 1 тапкыр бирү җитә. Нәрсә дә булса борчыса, әлбәттә, кичекмәстән табибка күренү зарур. Җенси юллардан канлы бүлендекләр килсә, бигрәк тә менструация озак булмаганда, гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Гинекология бүлегендә операциядән соң пациентлар озак торамы?

– Барысы да операция төренә һәм хәлләренең авырлыгына бәйле. Уртача алганда, өзлегүләр булмаганда, хатын-кыз дүртенче-бишенче тәүлеккә өенә чыгарыла. Әлбәттә, мондый пациент яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясенә күзәтү астына тапшырыла.

– Укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Кадерле хатын-кызлар, сәламәтлегегезне саклагыз. Бу безгә бирелгән иң кадерле нәрсә. Вакытында мөрәҗәгать итсәгез, теләсә нинди авыру дәвалана. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк һәм арзанрак. Үзегезгә карата грамоталы булыгыз. Без сезнең сәламәтлегегез сагында торабыз, ләкин күп нәрсә үзегездән тора. Безнең бүлек дәвалануга мохтаҗ булган теләсә нинди хатын-кызга консультация бирергә әзер.

Консультацияләр пәнҗешәмбе көнне, 13тән 15 сәгатькә кадәр үткәрелә, 8(84342) 4-71-62 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.


Нет комментариев