Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын тәбрик итте

Өлкәннәр ункөнлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллин да үз өендә кунакларны каршы алды.

Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров аны Игелек һәм хөрмәт көне белән котларга килделәр. Алар ветеранга озын гомер, һәрвакыт актив, күтәренке кәефтә булуын теләделәр, аңа азык-төлек җыелмасы тапшырдылар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Нәкыйп Мөбарәкша улы кунакларны елмаеп каршы алды, хәер, ветеран һәрвакыт шат күңелле. Өлкән яшьтә булуына карамастан, февральдә ветеранга 98 яшь тулды, ул әле дә актив. Озын гомерле булу сере белән дә уртаклашты.

– Мин яшьтән үк спорт белән шөгыльләндем, сәламәт яшәү рәвеше алып бардым. Сулыш алуга, туклануга, фикер йөртүгә, хәрәкәт итүгә һәрвакыт аерым игътибар бирдем һәм бүгенге көнгә дә шулай. Хәзер йөрергә генә бераз авыррак, ә гомумән алганда, мин үземне яхшы хис итәм. Бүләкләр, игътибарыгыз өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтте Нәкыйп Мөбарәкша улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев