Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз өеңне кандалалардан ничек сакларга?

Әлеге көтелмәгән кунакны яңа диван белән бергә яисә биш йолдызлы отельдә ял иткәннән соң да ияртеп кайтырга мөмкин.

Чистайлылар урын-җирдәге кандалалардан иза чигә. Әлеге паразитлар көтмәгәндә пәйда була, фатирның санитар хәле дә аларның таралуы өчен бернинди роль уйнамый. Әлеге бөҗәкләрне җәмәгать транспортыннан да , ягъни кунактан да ияртеп кайтырга, шулай ук аларны яңа диван белән бергә кибеттән алып кайтырга да мөмкин.

Фатирларны әлеге паразитлардан ничек сакларга кирәклеге турында ТР Роспот ребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Флера Хәйруллина сөйли.

– Алар бик еш кыны кешеләр күп була торган яшәү урыннарында очрый. Урын-җир кандалалары күрше фатирдан да керергә, җилләтү каналлары буйлап этаждан этажга менәргә, электр розеткалары аша да, ә җылы вакытта йортларның тышкы диварлары аша да керергә мөмкин.

Моңардан тыш, кандаланың оясы күгәрченнәр яшәгән чарлаклар да булырга мөмкин. Бу бөҗәкләрне антисанитария булганда гына түгел, башка шартларда да күрергә мөмкин. Әгәр дә әлеге корткычларның берсе генә фатирга эләксә дә, тулы бер йортны кандала басу куркынычы бар, – дип билгеләп үтә Флюра Сәлим кызы.

– Аларны ничек сизәргә була?

– Аларның фатирда барлыгы турында йокы вакытында тәнне тешләгәнчегә кадәр сизәргә мөмкин. Аларның зурлыгы шырпы башы хәтле була. Кандалалар бары кан белән генә тукланалар, шуңа күрә алар кешегә тартылалар да. Тропик урын-җир кандалаларының тагын бер үзенчәлеге бар – алар кешегә көндез дә һөҗүм итә.

– Алар кайчан барлыкка килә?

– Урын- җир кандалалары җәен һәм җылыту сезоны башланыр алдыннан актив булалар. Корткыларны иртәнге стадиядә күрү өчен урын-җир әйберләрен ешрак алыштырырга кирәк. Отельләрдә яшәүче кешеләрнең, урын-җир кандалалары хәтта биш йолдызлы кунакханәләрдә дә була, әлеге көтелмәгән бүләкне үз өйләренә алып кайту куркынычы да бар.

– Каяндыр кайтканнан соң әйберләрне эшкәтергә кирәк булып чыга?

– Үз әйберләрең белән кандалаларны өйгә алып кайтмас өчен чемоданыңны душта яисә ванна бүлмәсендә тотарга кирәк, чөнки шуучы өслекләрдә аларга киемнәргә үтеп керү авыррак. Юыласы киемнәрне белгечләр тыгыз ябылучы пакетка салырга һәм идәндә сакламаска киңәш итәләр. Өйгә кайтканнан соң әйберләрне һәм киемнәрне юырга яисә химчисткага бирергә кирәк, чөнки алар анда теләсә кайсы стадиядә үсештә булган кандалаларны юк итүче югары температурада эшкәртү үтәчәк.

– Кандалалар барлыкка килмәсен өчен нинди кисәтү чаралары үтәргә кирәк?

– Бүлмәләрне даими рәвеш тә, тузан суырткыч ярдә мен дә булса тагын да яхшырак, җыештырырга кирәк. Урын-җир әйберләрен дә еш алыштыру сорала, алыштыргач, тизрәк юып куярга кирәк. Караватларны һәм башка җиһазларны, келәмнәрне дә, еш тикшереп торырга кирәк. Шулай ук кандалаларның эзләре булырдай нәрсәләргә дә игътибар итәргә: җиһазлардагы, картиналарның икенче якларындагы, обойлардагы кара тап лар, урын-җир әйберләрендә кан таплары булу да сагайтырга тиеш.

– Аларны ничек бетерергә?

– Биредә дәүләт теркәвен үткән дезинсекцион чаралар кулланалар. Гражданнарның мөстәкыйль рәвештә үз торак ларына, шулай ук бакчаларына көнкүрештә кулланырга рөхсәт ителгән дезинсекцион чаралар үткәрергә хокуклары бар.

Шунысын да билгеләп үтәр гә кирәк, кандалалардан үзлегеңнән генә котылу бик озак һәм бик мәшәкатьле эш. Кандалаларны мөстәкыйль агулау үткәрүне инструкция таләпләренә туры китереп һәм саклану чаралары күреп башкарырга кирәк.

 

Сүз уңаеннан

Тропик урын-җир кандалалары Россия шәһәрләре территориясендә күзәтелә. Бөҗәкләрнең бу төре Россиянең Европа өлеше өчен яңа. Белгечләр әйтүенчә, һәр ел саен мондый бөҗәкләр арта. Мондый төр бөҗәкләрне бер-берсеннән бары белгечләр-энтомологлар гына аера ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев